Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.01.2022, 16:31

Банк картасы мәгълүматларын анкетада күрсәтеп, Казанда яшәүче ханым 90 мең сумга якын акчасын югалткан

Мошенниклар популяр мессенджер аша эш иткән.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче гыйнвар). Татарстан башкаласында мошенниклыкның яңа очрагы булган. Аферистлар Казанда яшәүчедән 90 мең сумга якын акча урлаган.

19 нчы гыйнварда мессенджерларның берсендә зыян күрүче банкның ялган хезмәткәрләре сораштыруына тап булган. Анкетаны тутырган өчен банктан бонуслар вәгъдә итәләр. Сорау кәгазен тутырып, ханым шәхси мәгълүматларын кертә, шул исәптән банк картасы мәгълүматларын да. Берникадәр вакыттан соң аның картасыннан 90 мең сумга якын акча алына. Зыян күрүче шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә.

«Зареченский» полиция бүлегендә әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 нче өлешенең банк счетларыннан акча урлауга кагылышлы «г» пункты буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте. Җинаятьне ачуга юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары үткәрелә.

Полиция хезмәткәрләре шәһәрлеләрне үзләрен һәм якыннарын мошенниклардан саклау өчен гади кагыйдәләрне үтәргә чакыралар. Акчаларны картадан картага күчерү буенча операция башкару өчен картаның 16 урынлы номеры гына кирәк.

Банк картасыннан калган мәгълүмат аферистларга счетка керү мөмкинлеге алырга һәм акчаларны үзләренә күчерергә мөмкинлек бирә. Җинаятьчеләрнең тозагына эләкмәскә һәм телефоннарның тәкъдим ителгән номерларына акча күчермәскә кирәк.
Барлык яңалыклар