Савытларның яртысы идарәче компанияләргә тапшырылган инде
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче декабрь). «ПЖКХ» ИК региональ операторы Казанның барлык районнарында калдыклар җыю өчен 175 евроконтейнер урнаштырачак. Эш «Безнең ишегалды» программасы буенча алып барыла.
ТКО җыю өчен савытларның яртысын шәһәрнең идарәче компанияләренә тапшырганнар, калган контейнерлар мәйданчыкларда ел ахырына кадәр барлыка киләчәк, дип хәбәр иттеләр «ПЖКХ» идарәче компаниясенең матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 460 тан артык күп фатирлы йортның ишегалларын төзекләндерделәр. Яхшыртулар 100 меңгә якын шәһәр кешесенә кагылган. 530 мең кв.м артык асфальт-бетон япма ремонтланган, 4,7 мең кечкенә архитектура формасы, 3,2 мең яктырткычлы 2,1 меңнән артык терәк урнаштырылган.