Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.02.2019, 13:50

Казанда ял көннәре: гашыйклар узышлары, урам фотосессияләре һәм грузин теле дәресләре

KZN.RU порталның атналык афишасы иң якты тәэсирләр өчен чаралар сайларга ярдәм итәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче февраль). Эш атнасы ахырына якынлашты, димәк, ял көннәрен планлаштырырга вакыт. Якындагы ялларда Казанда күп төрле чаралар узачак, алар халыкка һәм шәһәр кунакларына уңай эмоцияләр бүләк итәчәк. Шимбә көнне гашыйклар өчен йөгерүдән башларга, урамда йөрү һәм бушлай урам фотосессияләре белән дәвам итәргә мөмкин. Якшәмбе көнен скандинавия йөреше яки грузин теле дәресләрендә үткәрергә киңәш итәбез.

"Red Bull - Шлем и Краги"

16 февраль көнне 8.00 сәгатьтә

"Хезмәт резервлары" стадионында "Red Bull - Шлем и Краги" чарасы узачак. Бу ачык бозда үткәрелә торган "дүрткә дүрт" хоккей ярышлары сериясе һәм һәвәскәр хоккейчыларга үз осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирә

Гашыйклар өчен узышлар

16 февральдә 9.00 сәгатьтә

Урицки паркында гашыйклар өчен Loverun – 1,5 яки 10 километрга йөгерү узачак. Йөгерештә катнашу түләүле, теркәлү кирәк.

Скандинавия йөреше буенча бушлай тренировкалар

16 февральдә 9.00 сәгатьтә

"Крылья Советов" һәм "Комсомолец" паркларында скандинавия йөреше буенча бушлай тренировкалар уза. Дәресләр яңа уенчыларга да, тәҗрибәле спортчыларга да туры килә. Тренировкалар инструктор җитәкчелегендә уздырылачак, шуңа күрә катнашучылар йөрү техникасын яхшырта алачаклар. Үзең белән йөрү өчен таяклар алырга кирәк. "Крылья Советов" паркында дәрескә +7 (965) 587-79-97 телефоны аша язылырга мөмкин, очрашу урыны – бию мәйданчыгы янында. "Комсомолец" паркында дәрескә язылу + 7 (905) 317-03-52 телефоны аша үткәрелә, очрашу урыны – Курчатов урамы ягыннан паркка керү юлында.

Бушлай фотосессияләр

16 февраль 11.00 һәм 13.00 сәгатьтә

"Ак чәчәкләр" бульварында һәм Фучик урамындагы бульварда гашыйклар бушлай фотосессияләрдә катнаша алачак. Урыннар саны чикләнә, сылтама буенча алдан теркәлү бара.

Һәр парны фотога төшерү өчен 10 минут вакыт бирелә. "Ак чәчәкләр" бульварында фотосессия 11.00- 12.30 сәгатьтә, Фучик урамы бульварында 13.00-14.30 сәгатьтә узачак.

Буккроссинг

16 февраль көнне 12.00 сәгатьтә

16 февральдә 12.00-15.00 сәгатьтә казанлылар "Экологично" хәйрия кибетенә укылган яки кирәкмәгән китаплар алып килә һәм аларны үзләренә ошаган китапларга бушлай алыштыра ала.

Россия империясендә мәхәббәт тарихлары

16 февраль көнне 15.00 сәгатьтә

"Россия – минем тарихым" тарихи паркында экскурсия узачак, анда Россия империясендә чын мәхәббәт тарихлары белән танышырга мөмкин. Биредә кунаклар мәхәббәтнең социаль хәлгә, гайбәт, арага һәм үлемгә карамастан, яшәргә мөмкин булуына дәлилләр таба алалар. Экскурсиядән соң барлык теләүчеләр дә чын каләм һәм каралар белән икенче яртыларына мәхәббәт юлламасы яза алачаклар.

17 февральдә 9.00 сәгатьтә

Скандинавия йөреше буенча бушлай тренировкалар "Сосновая роща" паркында һәм Горки-Әмәт урманында узачак. "Сосновая роща" паркында күнегүләр өчен + 7(965) 587-79-97 телефоны аша язылырга мөмкин, очрашу урыны – Химиклар мәдәният йорты янында. Горки-Әмәт урманында дәрескә язылу + 7 (905) 317-03-52 телефоны аша оештырыла, очрашу урыны – чаңгы базасы янында. Үзең белән йөрү өчен таяклар алырга кирәк.

Бушлай грузин теле дәресе

17 февральдә 11.00 сәгатьтә

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында барлык теләүчеләр өчен дә бушлай грузин теле дәресе узачак.

Төнге хоккей лигасы һәм "Ак Барс" уенчыларының хәйрия матчы

17 февральдә 12.45 сәгатьтә

Төнге хоккей лигасы һәм "Ак Барс" уенчылары "Игелекле эшләр көне" фонды карамагындагы балалар белән хәйрия матчы уздырачак. "Татнефть-Арена" бозына профессиональ спортчылар белән беррәттән инвалид балалар да чыгачак.

Махсус коляскада хәрәкәт итәргә мәҗбүр булган һәр баланың Татарстан Төнге лигасы чемпионатының "40+" һәм "18+" дивизионнарыннан ышанычлы штурманы булачак. Бала һәм спортчы бердәм уен берәмлеге булачак.

"Мәхәббәт фабрикасы"

16 һәм 17 февраль 12.00 сәгатьтән

Кремль яр буенда кунакларны бу ял көннәрендә купидоннар каршы алачак. Фабрикада кызыклы мастер-класслар, почта белән берничә кызыклы зона эшли, анда яраткан кешегә җирнең теләсә кайсы почмагына "валентинка" җибәреп була, танылган Гарри Поттер турында "Мәхәббәт көче" дигән китаплар мотивлары буенча интерактив квест узачак.

Барлык яңалыклар