Традицион рәвештә KZN.RU порталы булачак ялларга афиша әзерләде, анда теләсә нинди зәвыкка туры килердәй күңел ачулар тәкъдим ителгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы август). Урицкий исемендәге паркта Алма спасы, Яңа Савин районында «Unity Fest «ишегалды», «Казан» Гаилә үзәге янында «Мин һаваны сайлыйм» авиация бәйрәме, Кабан күле яр буенда «Печән базары» татар дизайны һәм шәһәр мәдәнияте фестивале - бу Казанда күптән көтелгән җылы ялларны баетачак чараларның кыска исемлеге генә. Традицион рәвештә KZN.RU порталы булачак ялларга афиша әзерләде, анда теләсә нинди зәвыкка туры килердәй күңел ачулар тәкъдим ителгән.
«Печән базары» татар дизайны һәм шәһәр мәдәнияте фестивале
17-нче һәм 18-нче август көннәрендә 12.00 сәгатьтән
Казанлыларны «Печән базары» татар дизайны һәм шәһәр мәдәнияте фестиваленә чакыралар. Кабан күле яр буенда яшь һәм талантлы дизайнерлар, рәссамнар, кулинарлар, музыкантлар һәм креатив индустрияләрнең башка вәкилләре белән танышырга, шулай ук тематик мастер-классларны карарга, лекцияләр тыңларга, милли аш-суны татып карарга, оригиналь бүләкләр алырга һәм башка бик күп нәрсәләр белән танышырга мөмкин булачак.
Мәсәлән, «Гыйлем» мәйданчыгында 12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге актуаль темаларга лекцияләр оештырачаклар: «Zero Waste планетага хезмәттә: калдыкларны киметү өчен файдалы гадәтләр», «Татар тәрҗемәчесе мәктәбе: яшь тәрҗемәчеләр өчен мастер-класс», «Дөрес туклану: лекцияләр, мастер-класслар һәм интерактив», шулай ук Alone татар видео уенын һәм башка бик күп нәрсәләрне тәкъдир итәчәкләр.
Лекторий мәйданчыгында 13.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр совет чорындагы репрессияләр, залимлык, Казанга су бастыру, шәһәрнең символик киңлегендә милли код һәм башка кызыклы темалар турында сөйләячәкләр.
100-дән артык оста үз эшләрен тәкъдим итәчәк дизайн-маркетта стильле татар һәм мөселман киемнәрен сатып алырга мөмкин булачак. Моннан тыш, биредә сәнгать эшләнмәләре, сувенирлар, кулдан эшләнгән әйберләр, аксессуарлар, балалар әдәбияты, милли аяк киемнәре, интерьер әйберләре, татар принты булган бизәнү әйберләре һәм хәләл-косметика сатылачак. Фуд-кортта килүчеләрне яңа гына пешеп чыккан тәм-томнар, камыр эшләнмәләре һәм татар чәйләре, стрит-фуд, милли ризыклар белән сыйлаячаклар. Шулай ук фестиваль мәйданчыгында Казанда беренче тапкыр Татарстанда үстерелгән табигый продуктлар белән ферма-маркет узачак. Мәйданчыклар 12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.
13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр шәһәрлеләр рус һәм татар телләрендә алып барыла торган җәяүле һәм самокатлы экскурсияләргә кушыла, Кабан күле һәм Иске Татар бистәсе тирәлеге белән таныша алачаклар.
Ел саен үткәрелә торган «Бию for you» секциясендә 14.00-16.00 сәгатьләрдә казанлылар һәм шәһәр кунаклары татар биюе, фламенконы импровизацияләү буенча мастер-классларда, «Акылсыз бию» тренингында катнаша алачаклар.
Мәйданчыкта балалар өчен мастер-класслар һәм Казанның әйдәп баручы балалар үзәкләреннән уеннар оештырылачак. Балаларның фәнни экспериментларда, нейро-уеннарда, кулинария мастер-классларында, талантларны диагностикалауда, өстәл тренинг-уенында катнашу мөмкинлеге булачак. Яшь казанлыларны монда 12.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр көтәчәкләр.
Шул ук вакыт аралыгында фестивальдә «Сәяхәтче китаплар» дигән буккроссинг, фотокүргәзмә һәм китап күргәзмәсе эшләячәк. Биредә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен мастер-класслар, «Әбүгалисина» интеллектуаль квизы узачак, ә танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре татар әдәбияты әсәрләрен укыячак. Моннан тыш, яшь музыкантлар һәм шагыйрьләр шигъри баттлда татар телендә көч сынашачак.
17.30 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр яр буенда Татарстан яшь артистларының акустик концерты узачак.
20.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр яр буенда «Туган як: Финляндия» фильмыннан өзекләр Һәм кыска метражлы картиналар карарга мөмкин булачак.
Бу көннәрдә актерлык осталыгы, каллиграфия, шәҗәрә төзү, рәсем ясау буенча мастер-класслар зонасы эшләячәк. Биредә үк казанлылар һәм шәһәр кунаклары татар өстәл уеннары уйный алачак. Фестиваль территориясендә «Кисекбаш» инсталляциясе һәм «Гаилә» фотозонасы фонында фотога төшәргә мөмкин булачак. «Мастерская» мәйданчыгы 17-нче август 13.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр һәм 18-нче август 13.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
«Алма спасы» славян мәдәнияте фестивале
17-нче август көнне 11.00 сәгатьтә
Казанның Урицкий исемендәге паркында Алма спасын билгеләп үтәчәкләр. Славян мәдәнияте фестивалендә Казан халкын һәм кунакларын халык һөнәрчелеге ярминкәсе, уен-көлке, әйлән-бәйлән, җәядән ату һәм башкалар көтә.
Ярминкәдә кунакларга төрле сувенирлар тәкъдим ителәчәк, ә кул эшләре осталары һәр кунакка фенечка, очелье, сәйләннән зәркән бизәнү әйберләре яки тукыма кисәкләреннән курчак- бөти ясарга ярдәм итәчәк. Шулай ук кунаклар чүлмәк боҗрасында эшләп карый алачак. Мәйданчык 11.00 сәгатьтә ачылачак.
12.00 сәгатьтә Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Лаеш, Югары Ослан һәм Нурлат районнарыннан килгән фольклор коллективларының чыгышлары башланачак.
Моннан тыш, бәйрәмдә барлык теләүчеләрне алмалы хуш исле чәй һәм пироглар белән сыйлаячаклар. Бәйрәмне «Московский» мәдәни үзәге оештыра.
Күп балалы гаиләләрдән булган балалар өчен бию мастер-классы
17-нче август көнне 13.00 сәгатьтә
«Лада» яшүсмерләр клубында хастл буенча бию мастер-классы узачак. Аны Россия һәм халыкара турнирларның җиңүчеләре һәм призерлары Регина Цокур һәм Максим Истомин уздырачак.
Мастер-класста күп балалы гаиләләрдән 6 яшьтән олырак балалар катнаша ала. Дәрес Гаврилов ур., 22 адресы буенча узачак.
Мастер-класста катнашу бушлай, алдан язылу 8(843) 236-65-61 телефоны буенча алып барыла. Үзең белән алмаш аяк киеме алып килергә кирәк.
«Unity Fest ишегалды»
18-нче август 8.00 сәгатьтән
Казанда «Unity Fest ишегалды» сәнгать һәм иҗат коллаборацияләре фестивале узачак. Яңа Савин районының бер торак йортының ишегалдында - Голубятников ур., 30 адресы буенча уникаль мәдәният, сәнгать һәм шәһәр мохите объектлары булдырылачак. Биредә рәссамнар, дизайнер остаханәләре, лекторий, фуд-корт, фриспейс эшләячәк, ә сәхнәдә театр артистлары һәм музыкантлар чыгыш ясаячак.
8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр шәһәр халкы өчен гомуми ныгыту практикасы зоналары эшләячәк – монда реабилитацион йога, хатха-йога һәм цигунга кушылырга мөмкин булачак.
10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр урам рәссамнары композицияләр өстендә эшләячәк.
10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр ишегалды киңлекләре өчен дизайнер сыерчык оялары һәм уңайлы инсталляцияләр булдыруга кушылырга мөмкин булачак.
Шул ук вакытта барлык теләүчеләр лекцияләр тыңлый алалар. Экспертлар чүпне аерым төрләргә бүлеп җыю һәм аны кабул итү пунктлары, мәгълүмати гигиена турында сөйләячәкләр, шулай ук биредә төрле шәһәрләрдән урам сәнгате вәкилләре белән open-talk узачак.
Фриспейс зонасында 10.00 – 18.00 сәгатьләрдә шәһәр халкы буккроссингта, өстәл уеннарында, посткроссингта, пленэрда, шигырьләр укуда катнаша, 16.00 сәгатьтән – сөйләшү дәрәҗәсендәге инглиз клубына кушыла һәм 17.00 сәгатьтән данеткаларда уйный ала.
Көн дәвамында шулай ук фуд-кортта көч җыеп, балалар интерактив күңел ачу чараларында катнашырга мөмкин булачак. Сүз уңаеннан, яшь шәһәрлеләр өчен 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр ишегалды уеннары оештырыла: классиклар, скакалкада сикерү, туп тидерү, футбол буенча чемпионат.
Моннан тыш, йорт ишегалдында урнаштырылачак сәхнәдә 16.30 сәгатьтән – музыкантлар, ә 17.00 сәгатьтән - шәһәрнең бию һәм театр коллективлары артистлары чыгыш ясаячак.
Бәйрәм 21.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Керү ирекле.
Велосипедта боҗра буенча төркем ярышлары
18-нче август көнне 10.00 сәгатьтә
Казанда беренче тапкыр велоспорт буенча «боҗра төркем ярышы» дисциплинасында ачык чемпионат һәм шәһәр беренчелеге узачак. Ярышларда 10 яшьтән олырак барлык теләүчеләр катнаша ала.
Узыш 18-нче августта М-7 1-нче федераль трассасының 817-нче чакрымында узачак. Старт 10.00 сәгатьтә биреләчәк. Велосипед узышында үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр сылтама буенча теркәлә алалар.
«Балалар парады»
18-нче август көнне 10.30 сәгатьтә
Казанның «Кырлай» аттракционнар паркында ел саен үткәрелә торган «Балалар парады» сигезенче шәһәр гаилә фестивале узачак. Бәйрәм кунакларын кызыклы программа көтә.
Килүчеләр өчен концерт, матур фотозоналар һәм күп сюрпризлар әзерләнгән. Узган ел 20 меңнән артык кеше бәйрәм кунаклары булган. Бу елда оештыручылар 25 меңнән дә аз булмаган әниләр, әтиләр һәм балалар килер дип көтә.
Фестиваль ел саен үзенең гадәти булмаган программасы белән шаккаттыра. Әйтик, 2012 елда һавага йөзләгән шар һәм күгәрченнәр очырылган, 2016 елда кунакларның күз алдында зур ромашка чәчәк аткан, 2017 елда күккә болыт өстендә зур кояш «очкан».
Балалар барахолкасы
18-нче август көнне 11.00 сәгатьтә
18-нче августта Казанда «Ак чәчәкләр» бульварында балалар барахолкасы узачак. Аңа барлык теләүчеләр дә кушыла ала.
Барахолкага өстәл уеннары, кием-салым, иҗат өчен төрле җыелмалар һәм башка балалар әйберләрен китерергә мөмкин. Барлык товарлар да чиста һәм яхшы хәлдә булырга тиеш.
Барахолкага керү һәм катнашу бушлай. Нидер сатарга яки алыштырырга ниятләүчеләргә сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Рәсем ясау буенча бушлай дәресләр
18-нче август көнне 12.00 сәгатьтә
Барлык теләүчеләр дә «Рәсем яса, Казан» проектына кушыла һәм иң киң таралган рәсем жанрларын үзләштерә ала. Дәресләр Кремль яр буенда узачак. Бу якшәмбедә пейзаж ясау буенча мастер-класс узачак.
Балалар Сабантуе
18-нче август көнне 12.00 сәгатьтә
Ел саен үткәрелә торган балалар Сабантуе Казан зооботаника бакчасында узачак.
Яшь кунакларны милли уеннар һәм ярышлар, атларда йөрү, кызыклы мастер-класслар, бию номерлары һәм татар эстрадасы йолдызларының һәм республиканың атказанган артистларының чыгышлары көтә: Филүс Каһиров, Айрат Ильясов, Фирдүс Тямаев, Зөлфәт Зиннуров һәм башка бик күпләр булачак.
«Мин күкне сайлыйм» авиация бәйрәме
18-нче август көнне 15.00 сәгатьтә
«Мин күкне сайлыйм» авиация бәйрәме «Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданда узачак. Шәһәр халкы авиашоу, Россиянең иң яхшы парашютчылары чыгышларын, байк-шоу, концерт программасын карый, шулай ук парашют җыю буенча мастер-класста катнаша алачак. Нәниләр өчен балалар мәйданчыгы оештырылачак.
Кремль яр буенда Уикенд
17-нче август 8.00 сәгатьтән һәм 18-нче август 18.00 сәгатьтән
Шимбә көне Кремль яр буенда 8.00 сәгатьтән пирста йога белән башланачак. 10.00 сәгатьтән биредә көн дәвамында Break&Dance брейкинг буенча дөнья чемпионатына бөтенроссия сайлап алу ярышлары узачак. Бу вакытта 11.00 сәгатьтә воркаут-мәйданчыкта кроссфит буенча күнегүләр башланачак. Кичә гадәттәгечә биюләргә багышланачак. 18.00 сәгатьтә воркаут-зона янындагы мәйданда West Coast Swing хәрәкәтләрен өйрәнәчәкләр, ә 20.00 сәгатьтә пирста казанлылар сальса һәм бачата биюен үзләштерәчәк.
Якшәмбе көнне 18.00 сәгатьтә воркаут-мәйданчыкта хастл буенча бию дәресе узачак. 19.00 сәгатькә шәһәрлеләрне пирста узачак караоке-кичкә һәм сәнгать аллеясында үтәчәк линди-хоп биюләренә чакыралар. 20.00 сәгатьтә барлык теләүчеләрне воркаут-мәйданчык янында танго биюенә көтәләр.