Бәйрәм атмосферасына чумарга KZN.RU порталының традицион афишасы ярдәм итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь). Казанда Яңа елга әзерлек финиш сызыгына чыга. Быел шәһәрдә 5 зур мәйдан, 18 иҗтимагый киңлек, 10 магистраль бизәләчәк, ә шәһәр утлары баганаларында 500-дән артык ут консольләре урнаштырылачак. Яңа ел бәйрәмнәрендә ачык һавада 160-тан артык күңел ачу чарасы үткәреләчәк. Бу ял көннәрендә шәһәрлеләр чыршы шәһәрчекләрен ачу, бәйрәм парадларында, шугалакларда, хоккей тартмаларында, чаңгы базаларында һәм яктыртылган чаңгы трассаларында тылсым атмосферасын тоя алачак. Яңа Ел кәефе белән максималь рәвештә тулылану өчен уикендка планнар төзергә KZN.RU порталның традицион афишасы ярдәм итәчәк.
«Замбези елгасы» яңа зооботаника бакчасын ачу (0+)
21-нче декабрь 8.00 сәгатьтән
Сынау режимында «Замбези елгасы» яңа зооботаника бакчасы ачылачак. Казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары яңа хайваннар белән таныша һәм зоопаркның иске өлешеннән күчерелгән хайваннарны карый алачак. Килүчеләр бу өлештә урнаштырырга планлаштырылган 34 төрнең 29-ын күрә алачаклар. Хәзерге вакытта яңа вольерларда су сыеры, крокодиллар, гамадриллар, страуслар, Мисыр челәннәре, ташбакалар, Бразза мартышкалары, сурикатлар, даманнар, дик-диклар, арысланнар, зәңгәр гну, лемурлар һәм башка хайваннар үзләшкән. Билет бәясе турындагы мәгълүматны сылтама буенча табарга була.
«Игелекле эшләр вакыты» хәйрия акциясе (6+)
21-нче декабрь 11.00 сәгатьтән
Казанлылар «Игелекле эшләр вакыты» хәйрия акциясенә кушыла һәм сукбай хайваннарга ярдәм итә ала. Иганәләр - коры азык, консервлар, агач тутыргыч, сеңдергеч тастымал һәм чүп-чар өчен капчыклар - 200-дән артык эт һәм 20 песи асраган «Дворнягага ярдәм ит» хәйрия фондына тапшырылачак. Акция 14.00 сәгатькә кадәр ике сәүдә үзәге территориясендә түбәндәге адреслар буенча узачак: Җиңү Проспекты, 141 һәм Вахитов ур., 4.
«Игелек чәчәге» хәйрия арт-очрашуы (16+)
21-нче декабрь 12.00 сәгатьтә
«Мәскәү» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Игелек чәчәге» хәйрия арт-очрашуы узачак, анда профессиональ рәссам казанлыларны натюрмортлар ясарга өйрәтәчәк. Мастер-класска 16 яшьтән алып барлык теләүчеләр дә килә ала. Мастер-класста катнашу түләүле. Җыелган акчалар ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен яңа ел күчтәнәчләре сатып алуга тотылачак.
Чара Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе ярдәме белән «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!» хәйрия хәрәкәте тарафыннан оештырыла. Катнашу өчен язылу түбәндәге телефон аша алып барыла: 8(966) 240-97-87.
Кышкы узыш сезонын ачу (12+)
21-нче декабрь 12.00 сәгатьтә
Казанда кышкы узыш сезоны ачыла. Киләсе шимбәдә KazanRing Canyon автодромында Canyon Cup Sprint һәм юлдан тыш триал узачак. Сезонлы старт кысаларында KazanRing Canyon чемпионатының беренче этабы – Cyber Canyon Cup узачак, чемпионатта катнашу бушлай.
Кыш Бабайлар һәм Санта Клауслар велопарады (12+)
21-нче декабрь 14.00 сәгатьтә
Кыш бабай һәм Санта Клауслар шәһәр урамнары буйлап велосипедларда узачак һәм әйләнә-тирәдәгеләргә Яңа ел кәефе, ә балаларга тәм-томнар бүләк итәчәк. Йөрешләргә барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Моның өчен Яңа ел тылсымчыларының костюмын кияргә һәм велосипедны фонарьлар белән бизәргә кирәк. Җыелу - Горький исемендәге парктагы стела янында.
Яңа ел «Кыңгыраулар парады» (0+)
21-нче декабрь 15.00 сәгатьтә
Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын Бауман урамында узачак Яңа ел «Кыңгыраулар парады»нда катнашырга чакыралар. Шул ук көнне шәһәрнең үзәк җәяүлеләр урамында Яңа ел иллюминациясе дә эшли башлаячак.
Бауман урамы буйлап йөрү «Родина» кинотеатры янында башланачак һәм Тукай мәйданындагы сәгать тирәсендә төгәлләнәчәк, анда төп яктылык арка-панносы урнаштырылган. Парадта катнашу өчен, үзең белән кыңгырау, бубенец, бубен яки маракас алырга кирәк. Катнашучылар арасында иң оригиналь музыкаль инструмент һәм костюмга конкурс узачак. Парадка тавышлы инвентарьсыз килүчеләргә кечкенә кыңгыраулар таратылачак. Катнашучылар «Родина» кинотеатры янында җыела.
Паркларда һәм скверларда яңа ел чыршыларын ачу (0+)
21-нче декабрь 15.00 сәгатьтә һәм 17.00 сәгатьтә
Киләсе шимбә көнне Горький исемендщге паркта - 15.00 сәгатьтә һәм Урицкий исемендәге паркта - 17.00 сәгатьтә чыршы шәһәрчекләре ачылачак.
«Хан ишегалды» милли авылын ачу (0+)
21-нче декабрь 17.00 сәгатьтә
«Казан» халыкара ат спорты комплексы территориясендә «Хан ишегалды» милли авылы ачыла. Кунакларны тимераякларны прокатка алу мөмкинлеге булган шугалак, тюбингларны прокатка алу мөмкинлеге булган тау, аттракционнар, концерт программасы, сәүдә рәтләре, Һиндстан ярминкәсе, өшеми торган фонтан, чанада шуу, шулай ук чын мичтән камыр ризыклары көтә.
Фигуралы шуу буенча мастер-класслар (6+)
22-нче декабрьдә 11.00 сәгатьтә
«Черек күл» паркында фигуралы шуу буенча мастер-класс узачак. Дәресне 2019 елгы Универсиаданың бронза призеры Арина Пашина үткәрәчәк. Фигуралы шуу буенча беренче бушлай дәрес бу якшәмбедә узачак. Үз тимераякларың белән керү ирекле, тимераякларны прокатка алу - сәгатенә 150 сум.
Баш киеме бәйләү буенча мастер-класс (12+)
22-нче декабрь 14.00 сәгатьтә
Әмир Мәҗитов музеенда җылы башлыклар бәйләү буенча мастер-класс узачак. Теләге булган һәркем «ИгелекҖылылык» дип аталган акциядә катнаша ала. Үзең белән йон, энәләр һәм яхшы кәефне алырга кирәк. Барлык эшләнмәләрне авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә тапшырачаклар.
Мари яшьләренең «У ий кас» Яңа ел кичәсе (6+)
22-нче декабрь 17.00 сәгатьтә
Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының тантаналар залында мариларның «У ий кас» яшьләр Яңа ел кичәсе узачак. Кичәнең кунаклары концерт күрәчәкләр, уеннарда һәм конкурсларда катнашачаклар, милли ашларны татып караячаклар, мари җырлары һәм биюләре белән танышачаклар.
Кыска метражлы кино көне
21-нче һәм 22-нче декабрь
Казан «Кыска метражлы кино көне» Бөтенроссия акциясендә катнаша. 15-нче декабрьдән 25-нче декабрьгә кадәр шәһәрдә коммерциягә нигезләнмәгән күрсәтүләр һәм үзебезнең һәм чит илләрнең кыска метражлы уен, документаль һәм анимацион фильмнарының онлайн премьералары, мастер-класслар һәм киноиндустриянең әйдәүче профессионаллары катнашында дискуссияләр уза. Быел тамашачыларга 9 программа тәкъдим ителә: «Кыска метрда йолдызлар», Фестиваль хитлары», «Киләчәк киносы», «Анимация. 12+», «Анимация. 0+», «Гаилә киносы», «Документаль кино», «Халыкара программа», «Альманах «Бәхет – бу. 2-нче өлеш». Тулырак афиша белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Фильмнарны карау өчен шәһәрдә барлыгы 13 мәйданчык оештырылачак. Кино күрсәтү Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында, Үзәк китапханәдә, «Юность» мәдәният сараенда, «Залесный» мәдәни үзәгендә, Кадыш, Нагорный, Төньяк, Красная Горка, Мирный, Отары, Константиновка, Вознесение торак массивлары мәдәният йортларында, шулай ук шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә узачак: Җиңү Проспекты, 141.
21-нче декабрь көнне 15.00 сәгатьтә Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында кыска метрлы «Бәхет - бу. 2-нче өлеш» киноальманахының режиссеры Анна Митафидидан мастер-класс була . Мастер-класска керү, барлык киноларны карау кебек үк - бушлай.