Җинаятьчеләр халыкның электрон почтасына ялган хәбәрнамәләр һәм фишинг хатлар җибәрә.
Фото: Денис Гордийко
Җинаятьчеләр гражданнарның электрон почтасына, тиз арада түләргә кирәк дип, бурычлары турында хатлар җибәрә. Шулай ук ялган хәбәрнамәләрдә банк счетларын һәм бурычны түләмәгән очракта кулланылачак милекне кулга алу рәвешендә мәҗбүри характердагы чаралар турында да әйтелә.
Моннан тыш, мошенниклар бурычларны түләү өчен сылтама җибәрә ала, шуннан соң банк картасы мәгълүматларын кертергә сорыйлар. Шулай ук мондый хәбәрләрдә, бурычның ничек килеп чыгуы турында тулырак мәгълүмат алу өчен, сылтама буенча күчәргә кушыла. Сылтама буенча күчкәч, җинаятьчеләр интернет челтәреннән файдаланучыларга зарарлы вирус булган файлны йөкләргә тәкъдим итә. Шулай итеп, алар гражданнарның шәхси мәгълүматларыннан һәм аларның банк карталары реквизитларыннан файдалана алалар.
Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе республика халкын мондый электрон хәбәрләр килгәндә уяу булырга, сылтамалар буенча күчмәскә, билгесез файллар йөкләмәскә, алдакчыларга үзләренең шәхси мәгълүматларын, шул исәптән банк карталары һәм счетлары турындагы мәгълүматларны тапшырмаска һәм билгесез финанс операцияләрен башкармаска чакыра.
«Ачыгыз», «укып чыгыгыз», «танышып алыгыз» дигән хатларны, шулай ук бурыч, финанс һәм банклар темаларына бәйле хәбәрләрне тикшерергә кирәк. Электрон почта белән куркынычсыз эшләү өчен, Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, әгәр алар озын яки bit.ly, tinyurl.com һ.б. шундый кыска сылтамалар сервислары ярдәмендә төзелгән булса, сылтамалар буенча күчәргә киңәш итми. Шулай ук хатта сүзләргә алмаштырылган сылтамалар буенча күчәргә, аларны ачарга һәм сайтларның тулы адресларын карарга киңәш ителми.
Россия федераль суд приставлары хезмәте һәм Россия Суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе рәсми сайтларының адресларын игътибар белән өйрәнергә кирәк. Ялган сайтларда ведомствоның рәсми сайты дизайны һәм «Башкарма производстволарның мәгълүматлар банкы» сервисы интерфейсы күчерелеп куелырга мөмкин. Рәсми һәм ялган интернет-адрес исемнәренең укылышы минималь һәм бер генә билге белән аерылып тора ала.
Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе гражданнарга башкарма производство кузгату турында хәбәрнамә почта аша яки дәүләт хезмәтләре порталында (әгәр кулланучы хәбәрнамәләрне электрон формада юллауны сораган булса) шәхси кабинетка җибәрелүен искә төшерә.
Бурычлар турында дөрес мәгълүматны Федераль суд приставлары хезмәте сайтында «Башкарма производстволарның мәгълүматлар банкы» сервисы ярдәмендә, Дәүләт хезмәтләре порталы һәм «Федераль суд приставлары хезмәте» мобиль кушымтасы ярдәмендә алырга мөмкин. Мәгълүматка моңа кадәр кушымталарны программалаштыру интерфейсын (API) куллану юлы белән кереп була иде. Әмма техник эшләр башкару сәбәпле, API буенча керү вакытлыча туктатылды.
Булган бурычларны Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки, квитанция формалаштырып, теләсә кайсы кредит оешмасында түләргә мөмкин.