В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Түләүсез онлайн-очрашу 11-нче февральдә узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы февраль). Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым законнарын үзгәртү буенча вебинар үткәрәчәк. Түләүсез онлайн-очрашу 11-нче февральдә узачак.
Вебинарда 2021 елның 1-нче гыйнварында үз көченә кергән яңалыклар, 2021 елда салым салуның патент системасын куллану һәм НДФЛ суммаларын исәпләү үзенчәлекләре, исәпләп чыгарылган һәм тотып калган салым агенты ( 6-НДФЛ формасы) турында сөйләячәкләр.
Спикерлар булып Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре чыгыш ясаячак – юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина һәм 3-нче камераль контроль бүлеге башлыгы Гүзәл Арикова. Тыңлаучылар очрашу темалары буенча үз сорауларын чатта язма рәвештә бирә алачак.
Вебинар 11-нче февраль 13.00 сәгатькә планлаштырылган. Анда, сылтама буенча алдан язылып, теләге булган һәркем катнаша ала, дип хәбәр итә Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе.