Электродепоны эксплуатацияләү буенча директор урынбасары Рөстәм Сибагатуллин поездларга һәм җир асты юлларына хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре турында сөйләде
Фото: Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче июнь). Көн саен Казан метрополитеныннан 120 мең кеше файдалана, аларны ташу өчен линиягә 10 поезд чыга. Төнлә вагоннар «ялга» электродепога китә – биредә поездларны ремонтлыйлар, юалар һәм саклыйлар. Кармакларның ни өчен кирәклеген, тоннельләрне ничек юуларын, һәм поездлар машинистларсыз йөри аламы икәнен «Метроэлектротранс» МУП электродепоны эксплуатацияләү буенча директор урынбасары Рөстәм Сибагатуллин экскурсия вакытында сөйләде.
Депо 19 га мәйданлы территориядә урнашкан, бу «Ак Барс Арена» футбол кырыннан 21 тапкырга зуррак. Монда бәләкәй йортны күрергә була – бу уклы пост будкасы. Уклар автомат рәвештә күчерелә, әмма өзеклекләр килеп чыкса, дежур кеше постка йөгерә һәм проблеманы хәл итә. Уклар белән бәйле өзеклекләр аркасындагы метро тоткарлыкларына юл куярга ярамый», - ди Сибагатуллин.
Тагын бер бина – поездлар юу камерасы. Аның корпусына махсус юу машинасы урнаштырылган, аның аша вагоннар линиягә чыга. Поездларны көн саен юмыйлар, ә график буенча.
Вагоннар электродепода «төн куналар», монда 12 канау бар, нәкъ менә шуның кадәр поездлар «ялга» калырга мөмкин, калган составлар иртәнгә кадәр тупикта тора.
Метро өчен яңа поездлар Казанга тимер юл буйлап кайта. «Вагоннар «Вахитово» станциясенә килә, аннан «Әмәт» тукталыш пунктына, анда рельслар күчерелә. Тимер юлдан вагоннар күпердән депога төшәләр. Казан җир асты юлларының соңгы 10 поездын шулай китерделәр», - дип уртаклашты директор урынбасары.
Участокта парковка һәм килү юллары салынган, аларның соңгысы буенча поездлар линиягә чыкканда узалар. Электр депосы территориясендә аеруча саклык белән эшлиләр – монда, метроның үзендә кебек үк, контактлы рельс бар. Ул 825 вольт көчәнеш астында тора, бу рельс буенча көчәнеш күчмә составка «лапка»лар аша бирелә. Эшчеләрнең иминлеге өчен рельсны короб белән ябалар. Икенче ике рельс буйлап тәгәрмәчләр тәгәри.
Поезд электродепода төнгә генә калмый, аларга монда хезмәт күрсәтәләр. Моның өчен вак ремонт башкаручы җитештерү мастерскойлары һәм зур эшләр өчен (аларны поезд йөрешенә бәйле рәвештә, уртача дүрт елга бер тапкыр үткәрәләр) цех ачылган.
Бер вагон уртача 32 тоннадан 40 тоннага кадәр авырлыкта. Аны күтәрү һәм ремонтлау өчен эшчеләр домкратлар кулланалар – шулай итеп вагоннан тәгәрмәчләрне салдыралар, вагон асты җиһазларын карыйлар һәм төзексезлекләрне ремонтлыйлар. Авыр поездларны урыннан кузгатыр өчен көчле двигательләр кирәк. «Вагоннарда барлыгы дүрт двигатель урнаштырылган: һәр тәгәрмәч парына бер. Двигательнең куәте 170 киловатт – чагыштыру өчен үтүктә 2 киловатт егәрлек», - дип билгеләде экскурсовод.
Цех почмагында ике кабина белән электровоз качып тора. Ул төннәрен линиягә чыга, аның ярдәмендә хуҗалык эшләрен башкаралар, шул исәптән чүп-чар җыялар.
Шулай ук электровоз су сибү машинасын йөртә. Ул бочкадан һәм краннар урнаштырылган металл түгәрәктән тора, аннан су сиптерелә. Казан метросындагы тоннельләрне тузаннан һәм пычрактан шулай чистарталар.
Мастерскойда контактлы рельс юк, шуңа күрә поезд электродеподан чыксын өчен, аңа «кармаклар» беркетәләр. Болай дип махсус югары вольтлы кабель атала, аның буенча хәрәкәт итүче составка көчәнеш бирелә. «Кармакны вагонга тоташтыргач, эшче барып, поездның беренче лапкасы контактлы рельс астына басканчы кабельне тарта. Шуннан соң кармакны алалар, инде поезд үзе бара ала», - дип аңлатты Сибагатуллин.
Бүген «Метроэлектротранс»та 60 электропоезд машинисты эшли. Линиягә чыгар алдыннан машинистлар озын юл үтәләр: теорияне алты ай өйрәнәләр, тагын дүрт ай практика үтәләр һәм имтиханнар тапшыралар. Заманча тренажерда метро йөртү нигезләрен өйрәнәләр. Ул машинист кабинасын (поезддагы кебек) һәм компьютер программасын үз эченә ала, аның ярдәмендә инструктор төрле штаттан тыш хәлләрне бирә һәм булачак машинистның үзен ничек тотуын күзәтә ала.
Метрополитенда гадәти ГАИ юк, ләкин поезд хәрәкәте турында барлык мәгълүматны кара тартма – КСР яздыра. Кирәк булганда, язманы расшифровкаларга һәм машинистның ничек барганын белергә мөмкин.
Көн саен линиягә 10 поезд чыга, аларның һәркайсы 40-50 әйләнеш башкара. Пик сәгатьләрендә поездны көтү вакыты 5 минут тәшкил итә, ул пассажирлар агымы кимегәч арта. Бу вакытта берничә поездны электродепога кертәләр.
«Без линиягә күбрәк поездлар чыгара алабыз, әмма хезмәт күрсәтү чыгымнары үзен акламый. Хәзер бер пассажир 50 сумга төшә, без үзебезне үзебез акламыйбыз», - ди директор урынбасары.
Аның сүзләренчә, постсовет киңлегендә үзләрен аклаучы бердәнбер метрополитеннар Мәскәүдә һәм Петербургта урнашкан. Машинистларсыз поездларны эшләтеп җибәрү планлаштырылган иде, әмма бу идеяне читкә куеп тордык, дип хәбәр итте спикер.
«Бездә сынау поезды бар иде. Хәрәкәт тәмамланганнан соң аны бер әйләнешкә керттек, әйбәт йөри, станцияләрдә туктый, пассажирларны утырту һәм төшерүләрне башкара. Ләкин техника – ул техника, ватылырга мөмкин, мәсәлән, станциядә ишекләрне тоткарлаганда кем ярдәм итәчәк. Машинистлы поездлар арзанракка төшә», - дип аңлатты Сибагатуллин.
Исегезгә төшерәбез, 2027 елда Казанда метрополитенның икенче тармагының беренче комплексы төзелешен төгәлләргә ниятлиләр. Дүрт станциядән («Зилант», «Тулпар», «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Академия») торган участокның гомуми озынлыгы 5,75 км тәшкил итәчәк. Тармак дүрт станциядән торган өч блокны үз эченә алачак.