Һава торышы начар булган көннәрдә шәһәрдә тәүлегенә уртача 12 дән 18 гә кадәр госпитализация теркәлә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче декабрь, Диана Жиленкова). Салкыннар башлангач, Татарстан башкаласында яшәүчеләр урамнарда бозлавык булу сәбәпле, ешрак травмалар ала башлады. Уртача алганда, шәһәрдә тәүлегенә 12 дән 18 гә кадәр госпитализация теркәлә. Ничек травматология бүлеге пациенты булмаска һәм ватрушкада шууның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында Казан табиблары «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
«Травматология бүлекләре шыгрым тулы. Теләсә нинди начар һава торышы җәрәхәтләнү очракларының кискен артуына китерә», – дип билгеләп үтте 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең ортопед-травматологы Булат Зиатдинов. Аның сүзләренчә, бозлавык булганда прогулкалардан баш тартырга һәм урамга кирәк булганда гына чыгарга кирәк.
Еш кына урамнарда имгәнүләрне пенсионерлар ала, шуңа күрә өлкән яшьтәге туганнар турында кайгырту аеруча мөһим. Мәсәлән, якыннарыгыз өйләреннән чыгып йөрмәсен өчен, аларга азык-төлекне алып кайтып бирергә яки китереп бирүгә заказ ясарга мөмкин. Белгеч билгеләп үткәнчә, өлкән яшьтәге кешеләр нигездә янбашы белән егыла, шуңа күрә бот, балтыр һәм җилкә җәрәхәтләре ешрак күзәтелә. Бәхетсезлек очракларында умыртка сөягенә сирәгрәк зыян килә. «Җәрәхәтләр катлаулы, боларның барысына да төнгә кадәр операцияләр ясарга туры килә, чөнки калдырсак, соңыннан без җитешә алмаячакбыз. Персоналга һәм хастаханәгә йөкләнеш берничә мәртәбә арта», - дип сөйләде Б.Зиатдинов.
Тайгак юлда егылу кешене гадәти тормыш рәвешеннән озак вакытка аерып куярга мөмкин. Шулай итеп, бот сынганнан соң минималь реабилитация вакыты – 3 ай. Протезлау кирәк булган очракларда, яңа буынга ияләшү өчен бер ел кирәк булырга мөмкин.
Өлкәннәр травматизмы балалар травматизмыннан аерылып тора, дип ассызыклады ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире Руслан Хәсәнов. Соңгы ике атнада стационарның кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләр саны 65 кешедән артты. Еш кына балалар төрле җәрәхәтләр ала, күбесенчә умыртка сөяге зарарлана. Куллар сыну да күзәтелә.
«Егылганда аяклар таеп китә дә, бала бөтен гәүдәсе белән килеп төшә, яки күтенә каты утыра, шул ук вакытта ул кулларына таяна. Кулларга күбрәк зыян килә. Бездә югары очлыклар сынган 23 пациент һәм аскылары сынган 7 пациент бар иде. Сынулар белән кешеләрнең күп өлешенә шул ук көнне операция ясала. Без пациентларны киләсе тәүлеккә калдырмыйбыз, иртәнге өчкә дә, бишкә дә кадәр операцияләр ясыйбыз», - дип аңлатты табиб.
Шул ук вакытта амбулатор бүлеккә 21 нче ноябрьдән 30 нчы ноябрьгә кадәр травматизм белән бәйле 1,1 мең мөрәҗәгать кергән. Пациентлар саны уртача 20% ка арткан. Иң яшь пациентка 2 яшь булган – баланы сынган беләк белән китергәннәр. Ләкин бу очрак авыр булмаган: табиблар кирәкле процедураларны җирле наркоз астында ясаган һәм кечкенә пациентны өенә кайтарып җибәргән.
Р.Хәсәнов аңлатып узганча, нигездә, балалар мәктәптән кайтканда имгәнәләр. Дәресләрдә укучыларга озак вакыт утырырга туры килә, ә дәрестән соң хәрәкәтләнәселәре килә. Әйтик, мәктәп укучыларының игътибарын еш кына бозланып каткан күлләвекләр җәлеп итә, алар үзенчәлекле шугалакларга әверелә. «Йөгерешәләр, шуалар, һәм безнең клиентларга әйләнәләр», – диде ул.
Казан табиблары сүзләренчә, үзеңне тайгак юлда саклап калуның берничә ысулы бар. Беренче чиратта, тиешле аяк киеме сайларга кирәк. «Кеше кышкы аяк киемен сатып алганда, иң беренче чиратта дизайнга гына түгел, функциональлегенә игътибар итәргә тиеш: табаны туңа торган булмасын, протекторлары яхшы булсын – таймасын, салкын температурада катып, чаңгыга әверелмәсен», – дип аңлатты Б.Зиатдинов һәм үкчәле аяк киеменең өстәмә куркыныч тудыруын өстәде.
Моннан тыш, аяк киеме ел фасылына туры килергә тиеш. «Хәзер кышлар элеккеге кебек салкын килми. Шуңа күрә күчеш чорында, температура 11-15 градус салкын булганда, юка табанлы язгы-көзге аяк киемен сайлыйлар. Ата-аналар үзләре дә егылалар, балаларын да тотып кала алмыйлар», - диде Р.Хәсәнов.
Әгәр дә кешенең координациясе белән проблемалары бар икән, кул таягы яки скандинавия йөреше өчен каралган таяклар ярдәм итә ала, бу өстәмә таяныч булып хезмәт итәчәк. Тайгак юллардан әкрен, кечкенә адымнар белән бару мөһим. Участокны узарга авыр булса, үтеп баручылардан ярдәм сорарга, мәсәлән, юл аша үтәргә булышуларын сорарга була. Шулай ук туры килгән маршрутларны сайларга, ягъни реагент белән эшкәртелгән яки ком-тоз катнашмасы сибелгән урамнар буйлап йөрергә һәм әйләнеп узу мөмкин булса, тауга каршы бармаска киңәш ителә.
Белгечләр ватрушкаларның популярлыгына аерым игътибар бирделәр. «Бу иң куркыныч транспорт төре, - дип аңлатты Р.Хәсәнов. - Ватрушкада тизлек 55 км/сәгатькә җитә. Кызганычка каршы, бездә ел саен балалар арасында үлем очраклары була».
Табиб сүзләренчә, ватрушкада моның өчен билгеләнгән һәм чират саклана торган урыннарда гына шуарга кирәк. Трасса үзе бортиклар белән җиһазландырылырга тиеш, чөнки теләсә нинди киртә, чокыр яки тигезсезлек фаҗигале очракка китерергә мөмкин.
Ватрушкада шуганда кешенең аякларына һәм башына куркыныч яный. Исерек хәлдә булганда, күңел ачуның бу төрен һич тә сайларга ярамый». Травманың төре һәм характеры – юл-транспорт һәлакәтләрендәге кебек үк», - дип йомгаклады Б.Зыятдинов.