Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.07.2018, 12:51

Удмурт пәрәпәчләре, Балтыйк килькасы һәм каклаган каз – Горький ис. паркта гастрономик фестиваль үтә

Бер көнгә Казанга “Россиянең гострономик картасы” проктының 11 фудтрагы килде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль, Алсу Сафина). Татар милли ашлары, Калининград килькасы белән бутербродлар һәм Удмурт пәрәпәчләре – боларны барысын да бүген Казанда Горький ис. паркта авыз итеп була. 22.00 сәгатькә кадәр анда 11 фудтрак урнашкан, биредә Welcome Foodball Cup “Россиянең гострономик картасы” төбәк кухнясының бишенче фестивале үтә. Кунакларга ризыкларны 45 метрга сузылган өстәлдә авыз итәргә тәкъдим ителә. Өстәлгә дөнья чемпионатында катнаша торган илләрнең символикасы җәелгән. Искәртергә кирәк, бүген Татарстан башкаласы соңгы, алтынчы матч кабул итә.

Беренче булып сыйлардан ТР Дәүләт комитетының Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Алексей Конюшков, ТР Дәүләт комитетының туризм комитеты рәисе Сергей Иванов һәм Казанның Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры Дарья Санникова авыз иттеләр.

Кунакларга сайлыйсы әйберләр җитәрлек – өчпочмак, пәрәмәч, кыстыбый, тавык яисә үрдәк ите белән токмач ашы, мантый, өлеш, гөбәдиядән кала, мобиль рестораннарда заманча кустыбургерлар, грузин хинкалы, төрле эчлек белән сэндвичлар, куас, морс һәм чәй тәкъдим ителде.

Мәйданчыкта зур кара мичтә пәрәпәчләр пешерәләр – Казанга Ижескиның “Емелины печи” стритфуд-проекты килде. Kaliningrad Streetfood казанлыларны һәм шәһәр кунакларын кара ипи һәм килькалы һәм ысланган скумбрия һәм сельдьтан ясалган мусслы бутербродлар белән сыйладылар.

“Россиянең гострономик картасы” проектының максаты төбәкләрнең милли кухнясын популярлаштыру һәм үстерү, диде Дарья Санникова.

14.00 сәгатьтә җәмәгать туклану предприятиеләре өтсәлгә берәр ашамлыгын куеп, кунакларга аны бушлай ашарга тәкъдим итәчәк.

Welcome Foodball Cup фестиваль-сәяхәте “Россиянең гострономик картасы” гомуми федераль бренды 14 июньдә Сочида старт алды. 22 көндә “Мәскәү”, “Санкт-Петербург”, “Саранск”, “Самара”, “Түбән Новгород”, “Екатеринбург”, “Калининград”, “Казан”, “Волгоград”, “Сочи”, “Ростов-на-Дону” футбол башкалалары исемнәре кушылган кәрван 9 меңнән артык км юл үткән. Ул Сочи, Ростов-на-Дону, Түбән Новгород һәм Калининград шәһәрләрендә булган. Россиянең иң көнбатышында урнашкан шәһәргә барганда, фудтраклар Литвада һәм Беларусьта булганнар. Казан алар килгән бишенче шәһәр булган. Моннан соң кәрван Саранскига юл тотачак, аннары Самара һәм Санкт-Петербургка.

Фоторепортаж
Горький паркында "Россиянең гастрономик картасы" фестивале үтә
Видеорепортаж
06.07.2018 12:11
Горький паркында "Россиянең гастрономик картасы" фестивале үтә
Барлык яңалыклар