Алтын медаль ияләренә һәм аларны әзерләгән укытучыларга 300 мең сум түләячәкләр
Фото: Денис Гордийко
Премияләр гомуми белем бирү фәннәре буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләргә – Россияне тәкъдим иткән җыелма командалар әгъзаларына һәм балаларны әзерләгән педагогларга биреләчәк. Премия күләме укучының иң югары нәтиҗәсе буенча билгеләнә. Мәсәлән, алтын медаль ияләренә – 300 мең сум, икенче һәм өченче урыннарны алган укучыларга 250 һәм 200 мең сум (салым ташламаларын да кертеп) түләнә.
Мәктәп халыкара олимпиадаларында җиңүчеләрне әзерләгән педагоглар да Казан Мэры премиясенә дәгъва итә ала. Түләү төп эш урыны буенча бер остазга бирелә, ул үзенең укучысын интеллектуаль ярышларга әзерлек барышында озата барган булырга тиеш. Премия күләме укучының иң югары нәтиҗәсе буенча билгеләнәчәк. Мәсәлән, алтын медаль иясен әзерләгән өчен укытучы – 300 мең сум, көмеш һәм бронза өчен 250 һәм 200 мең сум алачак.
Исегезгә төшерәбез, ел саен Казан мәктәпләре укучылары халыкара дәрәҗәдәге олимпиадаларда югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. Мәсәлән, узган ел информатика буенча халыкара олимпиадада беренче урыннарны 2 нче лицей-интернат укучылары Гыймран Абдуллин һәм Лобачевский исемендәге лицейдан Валерий Родионов алды. Мәктәп укучыларын Казан Мэры Илсур Метшин җиңүләре белән котлады. Моннан тыш, узган ел химия буенча халыкара олимпиадада беренче урынны 131 нче лицей укучысы Никита Перов алды.