В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Түләүләр ел дәвамында биреләчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы сентябрь). Татарстан укытучылары Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләрен һәм призерларын әзерләгән өчен ай саен 10-60 мең сум күләмендә грантлар алачак. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Грант күләме әзерләнгән призерлар һәм җиңүчеләр саныннан чыгып билгеләнәчәк: бер җиңүче яки призер әзерләгән педагогларга ай саен 10 мең сум акча түләнәчәк, ә бер абсолют җиңүче, ике җиңүче һәм 10 призерны әзерләгән өчен укытучы ел дәвамында 60 мең сум акча алачак.
Түләүләр ел дәвамында тигез өлешләр белән биреләчәк.