В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мария Гайнетдинова «Өстәмә белем бирүнең яшь педагоглары» номинациясендә ярышты.
Фото: Мәгариф идарәсе
Башлангыч сыйныфлар һәм өстәмә белем бирү укытучысы Мария Гайнетдинова Казанның Яңа Савин районының 146 нчы «Ресурс» лицеенда эшли. Конкурста ул «Өстәмә белем бирүнең яшь педагоглары» номинациясендә чыгыш ясады.
Казанның 146 нчы номерлы «Ресурс» лицееның тагын дүрт белгече конкурс лауреатлары булдылар:
директор урынбасарлары Гөлия Нуретдинова һәм Альбина Чернова – «Яшь идарәчеләр» номинациясендә;
инглиз теле укытучысы Ләйсән Харисова – «Яшь укытучылар» номинациясендә;
педагог-психолог Динә Закирова – «Яшь педагог-психологлар» номинациясендә.
Быел конкурста илнең 54 төбәгеннән 756 мәгариф хезмәткәре ярышты, Россиянең 42 субъектыннан 153 кеше финалист булды.