Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.03.2019, 17:39

«Ел укытучысы-2019» исеменә Казан укытучысы Наил Мирсәетов лаек булды

Финалда катнашучылар үз осталыкларын ачык дәрестә, мастер-класста, белем бирү проектларын тәкъдим итүдә һәм педсоветларда күрсәттеләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче март). Бүген Казанда Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә «Ел укытучысы-2019» һәм «Ел тәрбиячесе-2019» бөтенроссия бәйгеләренең төбәк этапларына, шулай ук «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабына йомгак ясадылар.

Татарстанда «Ел укытучысы-2019» исеменә Мәскәү районының 2-нче номерлы лицей-интернатының биология укытучысы Наил Мирсәетов лаек булды. Моңа кадәр ул «Ел укытучысы-2019» шәһәр бәйгесендә җиңгән иде. «Россиянең ел укытучысы-2019» бөтенроссия конкурсының финалында катнашу җиңүче өчен киләсе конкурс этабы булачак, анда Наил Мирсәетов Татарстан данын яклаячак.

«Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсы ел саен мәктәп һәм муниципаль этапларда үткәрелә, соңыннан Татарстан Республикасында зона этабы каралган, бу елда ул 9 конкурс мәйданчыгында 145 катнашучыны берләштергән . Җиңүчеләр төбәк этабына юл алды, биредә алар 11-15 мартта бөтенроссия этабына чыгу өчен көрәште. Сүз уңаеннан, төбәк этабына быел «Ел укытучысы» номинациясендә – 40 мөгаллим (ким дигәндә 5 еллык стажы булганнар) һәм «Педагогик дебют» номинациясендә 26 укытучы (3 елга кадәр стажга ия булганнар) керде.

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча Яңа Савин районының татар телендә белем бирә торган 155-нче гимназия укытучысы Гөлнара Нәҗипова беренче урынны яулады. Конкурс 2016 елдан бирле уза, бу юлы анда Татарстанның 45 муниципаль районыннан 50 укытучы һәм Россиянең 13 төбәгеннән 20 укытучы катнашты. Финалда катнашучылар үз осталыкларын ачык дәрестә, мастер-класста, белем бирү проектларын тәкъдим итүдә һәм педсоветларда күрсәттеләр.

Бүген шулай ук «Ел тәрбиячесе-2019» Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңүчеләр исемнәрен дә игълан иттеләр. Ул өч этаптан торды һәм 108 педагог-тәрбияче, музыка җитәкчеләре, логопед һәм психологны берләштерде. 11-14 мартта финалга чыккан 20 кеше бөтен республикадан мастер-класслар, балалар белән педагогик чаралар үткәрде һәм Яңа Савин районының 87-нче һәм 99-нчы номерлы һәм Идел буе районының 130-нчы номерлы балалар бакчалары базасында үз проектларын тәкъдим итте.

Республика конкурсында Совет районының 50-нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Анастасия Воронцова җиңү яулады. Анастасия Воронцова ноябрьдә РФ субъектында узачак «Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия конкурсының финалында Татарстан данын яклаячак.

Барлык яңалыклар