Бүген «Әкият» курчак театрында «Ел укытучысы – 2025» республика этабына йомгак ясалды. Татарстанны һөнәри осталык конкурсының Бөтенроссия этабында «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә Казанның Яңа Савин районы 146 нчы лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Мөхәммәтова тәкъдим итәчәк, ул үз номинациясендә иң яхшысы булды.
Укытучының гомуми педагогик стажы дүрт ел. Шуңа да карамастан, яшь педагог конкурста инде икенче тапкыр катнаша. «Тырышып әзерлек узган елның ноябреннән башланды. Вакыт-вакыт авыр булды, әмма мондый масштаблы конкурсларда катнашканда иң мөһиме — ярдәм. Моның өчен якыннарыма һәм мәктәп администрациясенә рәхмәт», — диде Айсылу Мөхәммәтова.
Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядән Лилия Гыйззәтуллина да шул номинациядә лауреат булды. 62 нче мәктәптән Энҗе Ибраһимова «Традицияләр һәм яңалыкка омтылыш» махсус призына ия булды, 18 нче гимназиядән Сирина Садыйкова «Киләчәк өмете» махсус призына ия булды, «Педагогик талант» махсус призына 17 нче гимназиядән Гөлия Нәфиева лаек булды.
«Фән укытучысы» номинациясендә 129 нчы мәктәпнең информатика педагогы Ерлан Аймаганбәтов өченче урынны алды, ә 94 нче гимназиянең немец теле укытучысы Ксения Новикова лауреат булды.
119 нчы балалар бакчасыннан Алсу Кәримова «Тәрбия һәм укытуның туган теле белән төркем тәрбиячесе» номинациясендә лауреат булды.
«Ел тәрбиячесе» номинациясендә өченче урынны 88 нче балалар бакчасыннан Марина Тимохина алды. 106 нчы һәм 370 нче балалар бакчалары тәрбиячеләре Диана Миронова һәм Чулпан Пеплайкина лауреатлар булдылар.
Яшь педагоглар арасында икенче урынны 91 нче мәктәп укытучысы Кирилл Лукоянов алды, өченче урынны 186 нчы лицейның инглиз теле укытучысы Гүзәлия Галиева алды.
Республика этабы барышында 60 катнашучыга берничә этап узарга туры килде. 17—18 март көннәрендә алар «Дәрес» һәм «Педагогик интервью» сынауларында үз тәҗрибәләрен тәкъдир иттеләр. Беренче тапкыр үткәрелгән соңгы бирем барышында укытучылар жюри әгъзалары белән «Сорау-җавап» форматында әңгәмә кордылар.
Икенче этапка Татарстаннан 25 укытучы кына үтте. Алар жюрига балаларны укытуда үз ысулларын тәкъдим иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, март башында Илсур Һадиуллин һәм Илсур Метшин «Ел укытучысы – 2025» һөнәри осталык конкурсының шәһәр этабында җиңүчеләрне һәм призерларны
бүләкләделәр. Район этапларында шәһәрнең 320 мәгариф учреждениесеннән 369 кеше катнашты.