В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
KZN.RU порталына биргән интервьюсында педагог яшүсмерләр белән аралашу, белдерүләрдә хаталар эзләү һәм гаджетлар куллану турында сөйләде.
Фото: Мәгариф идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче апрель, Татьяна Марюхова). «Адымнар» полилингваль комплексының рус теле һәм әдәбияты укытучысы Екатерина Лисина «Ел укытучысы» шәһәр конкурсында абсолют җиңүче булды һәм Татарстанның иң яхшы биш педагогы исемлегенә керде. KZN.RU порталына биргән интервьюсында ул ни өчен катлаулы әдәбият балалар өчен файдалы һәм ни өчен китапларны яңадан укырга, яшүсмерләр белән аралашырга, белдерүләрдә хаталар эзләргә һәм гаджетлар кулланырга кирәклеген сөйләде.
Сезнеңчә, хәзерге укытучы нинди булырга тиеш? Нинди күнекмәләргә һәм белемнәргә ия булырга?
Бер яктан, укытучы – ул мәңге яшь булып кала, чөнки ул балалар һәм яшүсмерләр белән бик күп вакыт үткәрә. Икенче яктан, укытучыда зирәклек бар, ул кешеләрне ничек бар шулай кабул итәргә һәм аларны үзгәртергә тырышмаска мөмкинлек бирә. Барлык балалар да төрле, һәм баланың синең фәнең буенча искиткеч сәләте булмаса да, аның башка бик күп талантлары бар. Мин төрле түгәрәкләргә йөрүче, музыка һәм сәнгать, телләр өйрәнүче, спорт секцияләрендә шөгыльләнүче балаларыбызга сокланып туймыйм.
Шәхесне хөрмәт итү – укытучының мәҗбүри сыйфаты. Балаларны һәм үз эшеңне яратмыйча, һәр укучыга үз ачкычыңны табу бик авыр. Көн саен мәктәп бусагасын атлап кергәндә укытучы моның мәхәббәттән икәнен аңларга тиеш.
Шулай ук педагог өчен профессиональлек мөһим, чөнки син үз белемең ярдәмендә балаларны яңа материал белән кызыксындыра аласың. Рус теле дәресләрендә мин укучыларга мөмкин кадәр күбрәк кызыклы нәрсәләр сөйләргә тырышам, мәсәлән, алар борынгы славян телен яраталар, аларга телнең ничек үзгәргәнен һәм үсешен өйрәнү ошый. Еш кына дәреслектә язылганнар балаларга җитми, алар үзләре өстәмә мәгълүмат эзлиләр, ә аннары миңа кызыклы фактлар сөйлиләр.
Балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү авыррак була бара дигән фикер бар. Бу чыннан да шулаймы?
Психологларның берсе яшүсмергә яңа туган балага караганда күбрәк мәхәббәт һәм кайгырту кирәклеген әйтте, һәм бу чыннан да шулай. Күбәләк үскәндә без аны мөмкин кадәр тизрәк курчактан чыгарырга тырышмыйбыз бит, кирәкле мизгелне көтәбез. Балалар белән дә шулай ук. Шуны аңларга кирәк: яшүсмерлек чоры гомерлек түгел. Мин ата-аналарга сабыр булырга, зирәклек күрсәтергә киңәш итәм, чөнки яшүсмер билгесезлеге, үз-үзеңне табу – бу нормаль процесс. Күзәтү, юнәлеш бирү, кабул итү һәм көтү генә кирәк, аннары баланың нинди булып үсеп җитүен күрү кызык.
Серегез белән уртаклашыгыз әле: бүгенге балаларны классика, мәктәп программасы әсәрләре белән ничек кызыксындырырга? Мәсәлән, Толстойның «Сугыш һәм солых», «Анна Каренина» яки Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» әсәрләрен укырга мотивацияләргә. Сезнеңчә, мәктәп укучылары өчен әдәбият исемлеген яңадан карарга кирәкме?
Мин инде әйткәнемчә, һәр балага аерым якын килергә кирәк – кемгәдер уйланырга вакыт бирергә, ә кемгәдер: «Укыма» дип әйтергә кирәк, һәм аның китапны алып карарга теләге туачак. Укучылар үзләре миннән нәрсә укырга дип сорагач, мин аларның нәрсә белән кызыксынуларын ачыклыйм һәм шуның нигезендә алар өчен классик әдәбият әсәрләрен сайлыйм. Кайвакыт мин балаларга фильм карарга, ә аннан соң китап укырга тәкъдим итәм, яки киресенчә. Бу, әлбәттә, белемнәрне үстерә.
Укучыларыма мин һәрвакыт китап уку һәм грамоталы сөйләү – бурыч түгел, һәм кешеләрнең телне белү дәрәҗәсе төрле булырга мөмкин дип әйтәм. Эш без үзебезне ничек күрергә теләвебездә. Ләкин берникадәр вакыттан соң билгеләр мөһимлеген югалтса да, белем безнең белән мәңгегә калачак.
Мәсәлән, мин физика-математика сыйныфында укыдым, һәм без рус телен һәм әдәбиятын өйрәнмәдек диярлек. Ләкин мәктәптән соң мин лингвист булырга теләгәнемне аңладым. Мәктәп елларында алган белемнәрем университетның беренче курсында ук файдалы булды. Хәтта хәзер дә, балалар математика белән бәйле авырлыклар турында сөйләгәндә, мин аларга бергәләп чишәргә тәкъдим итәм, алар гаҗәпләнәләр, әмма шатланып ризалашалар.
Мин үз вакытында шулай ук сәнгать мәктәбендә дә укыдым. Әйе, мин рәссам булмадым, ләкин әдәбият, тарих һәм сәнгать бәйләнешен яхшы беләм. Мөмкинлегең булганда белем тупларга, ә аннары аларны кулланырга кирәк.
Мәктәп программасына килгәндә, кайбер әсәрләр, мөгаен, аларны өйрәнергә тәкъдим ителгән яшькә туры килмидер. Монда мин педагог Виктор Федорович Шаталов үрнәгенә иярәм, ул гадиләштереп булмый дип әйткән. Берәр әсәрне укыганда, мин катлаулы материалны гадиләштермим. Мәсәлән, бишенче сыйныфта «Муму» белән танышканда, мин Тургеневның крепостнойлык хокукларына каршы көрәшүе турында сөйлим.
Сезнең күзәтүләрегез буенча нинди әсәрләр хәзерге мәктәп укучыларында иң зур кызыксыну уята һәм ни өчен?
5-6 нчы сыйныфлар программасында чыннан да җитди әсәрләр бар. Күптән түгел без Александр Купринның «Чудесный доктор»ын укыдык – бу подвалда яшәргә мәҗбүр булган бик ярлы гаилә тарихы турында. Тигезсезлек социаль проблемасы Владимир Короленконың «Дети подземелья» повестенда күтәрелә. Узган ел без Леонид Андреевның «Петька на даче» әсәрен укыдык.
Хәзерге дөнья баласына мондый әсәрләр белән танышу бик файдалы, чөнки кешеләр хәзерге кебек шартларда яшәмәгәннәр. Мәсәлән, Виктор Астафьевның «Васюткино озеро» хикәясен өйрәнгәндә, балалар төп геройның – малайның – тайгада ничек адашуын һәм ни өчен әти-әнисе аны шунда ук алып китмәвен аңлый алмадылар. Мин аларга ул вакытта навигаторлар булмавын һәм урманнан агачга уелган эзләр яки кояш ярдәмендә генә чыгарга мөмкин булуын аңлаттым.
Белгәнебезчә, күп кенә әсәрләр булган хәлләргә нигезләнгән. Китаплар аша балалар үзләре өчен гадәти булмаган шартларга чумалар, әйтерсең лә вакыт машинасына эләгәләр. Күп фактлар аларны бик гаҗәпләндерә, шуңа күрә аларга бу әсәрләр кызыклы.
Әлбәттә, китапны 10 яшеңдә укыганда, ул синдә бер төрле тәэсир калдыра, ә 20 яшеңдә кабат укыганда, хисләр бөтенләй башка булачак. Шуңа күрә яхшы укучы, Владимир Набоков әйтмешли, ул «кабат укучы».
Укучыларыгызның аудиокитаплар тыңлавына сез ничек карыйсыз?
Һәрбер кешенең кабул итү каналлары төрле. Миңа электрон саклагычта әсәрләр уку һәм аудиокитаплар тыңлау авыр, шуңа кәгазь басмалар яклы, анда битләрен үзен ачасын, ә хәрефләр образлар тудыра. Ләкин, мәсәлән, балама мәгълүматны уку аша кабул итү авыр, шуңа күрә без шигырьләрне, мин аңа укып, ә ул истә калдырып өйрәнә башладык. Укуның максаты – китапны сеңдерү, эстетик ләззәт һәм үзеңә нинди дә булса яңалык алу.
Сез балаларны укыту өчен социаль челтәрләр кулланасызмы? Укытучының мәктәп укучылары белән бер дулкында булуы өчен ниндидер заманча форматлар бармы?
Минем укучыларым һәм әти-әниләр белән чат бар, анда мин еш кына интеллектуаль яктан баерга, ниндидер теманы җентекләбрәк аңларга ярдәм итә торган төрле психологлар һәм педагоглар лекцияләрен, видео дәресләр һәм башка материаллар җибәрәм. Мәсәлән, без балалар белән бергәләп урам рекламаларында хаталар эзләргә яратабыз, аларның фотоларын үзебезнең чатка җибәрәбез. Бу кызык һәм берләштерә, шул ук вакытта үсешнең бер ысулы.
Гаджетлар турында гомумиләштереп сөйләгәндә, мин балаларның еш кына кара турыпочмаклыкка – телефонга яки планшетка кереп югалуын күргәч, һәрвакыт алардан сорыйм: «Сезнең дөньягыз шундый кечкенә киңлеккә сыйганмыни? Сез аны анда гына сыйдырырга телисезмени, ул бит чиксез?». Алар авыр сулап, гаджетларын алып куялар. Бигрәк тә хәзерге вакытта баланың контентын фильтрларга кирәк дип саныйм.
Мәктәп укучылары белән бер дулкында булу ниндидер панитуганлыкка китү дигән сүз түгел. Балалар кызыксынган әйберләр белән кызыксыну – бу искиткеч. Алар миңа еш кына көлкеле рәсемнәр яки мемнар җибәрәләр, ә мин аларга җавап итеп ниндидер рәссамның картинасын җибәрәм. Әйе, бәлки аны барысы да күрмәс, ләкин ниндидер өлеш күрер, һәм бу аларның эстетик үсешенә кечкенә адым булыр.
Нигә сез «Ел укытучысы» конкурсында катнашырга булдыгыз?
Бу минем шәхси инициативам дип әйтә алмыйм, катнашырга миңа завуч тәкъдим итте. Элек мин Лениногорскида эшләдем, шуңа күрә Казан укытучыларын күрү миңа бик кызык булды. Шулай да кечкенә һәм зур шәһәрдә конкурс хәрәкәте арасында аерма зур. Көндәшләр бик көчле кызыклы шәхесләр һәм педагоглар.
Казанда муниципаль этапның конкурс сынаулары башка шәһәрләргә караганда күпкә катлаулырак, чөнки катнашучылар республика этабында очрый торган сынауларны кабатлыйлар. Без үзебез турында медиавизиткалар әзерләдек, шәхси сайт яки мәгълүмат порталы булдырдык, дәресләр һәм тәрбия чаралары үткәрдек. Аннары мастер-класста укытучылар үзләренең эшләрендә кулланган методикаларын күрсәттеләр, үзләренең педагогик тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Конкурс сынаулары матбугат конференциясе белән тәмамланды, анда ата-аналар, балалар һәм күренекле мәдәният, мәгариф һәм фән эшлеклеләре сораулар бирде.
Минемчә, мондый ярышлар – ул уңайлылык зонасыннан чыгу, үсеш алу һәм көндәлек бурычларда тукталып калмау мөмкинлеге. Мондый конкурсларда катнашканда эш синең алган урыныңда түгел, чөнки нәтиҗә һәрвакыт бар – ул шәхси үсеш.
Җиңүгә ирешергә нәрсә ярдәм итте дип уйлыйсыз?
Максат җиңү булды дип әйтә алмыйм, бары тик без коллектив белән бергә үз эшебезне сыйфатлы итеп башкардык, ә «Адымнар»да моңа күнегелгән инде. Мин теләсә нинди дәреснең кызыклы һәм профессиональ уйланылган булуы яклы.
Уңышның сере – үз эшеңә мәхәббәт, ул булмаса, бернигә тотынмау яхшырак, шулай ук профессионализм. Әлбәттә, хезмәттәшләр ярдәменнән башка эшләп булмый. Алар мине җиңгәннән соң каршы алгач, мин аларга бу аларның казанышы дип әйттем. Конкурс вакытында минем өчен барысы да борчылды: ашханә пешекчеләреннән алып мәктәп сакчысына кадәр.
Фото: Мәгариф идарәсе, Марат Мөгыйнов, Екатерина Лисинаның шәхси архивы