Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.04.2023, 16:58

КФУ галиме: Татарстанда еланнар активлыгы сезоны башланды

Гади тузбашны зур урман паркларында һәм Казансуның сазлыклы участокларында очратырга мөмкин.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче апрель). Татарстанда еланнар, аерым алганда, гади кара еланнар һәм тузбашлар уяна башлый. Бу хакта КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Илдар Хәйретдинов хәбәр итте.

КФУның Медиакоммуникацияләр үзәгенә эксперт сөйләгәнчә, язның иртә башлануы аркасында еланнар гадәттәгедән иртәрәк уянган. «Хәзер без Татарстанда еланнар активлыгы сезоны башланды дип әйтә алабыз. Хайваннар йокыдан чыга башладылар. Алар кыш буе йоклады. Ә хәзер, җир җылына башлагач, еланнар активлашты, тиздән алар үрчи башлаячак, – дип билгеләп үтте И.Хәйретдинов. - Еланнарның уянуына һава торышының үзгәрүе ярдәм итә. Безнең киңлекләрдә еланнар гадәттә апрельнең егерменче числоларында – май башында уяналар. Әмма быел алар белән беренче очрашулар март ахырында – апрель башында теркәлгән».

И.Хәйретдинов сүзләренчә, республикада еланнарның дүрт төре яши: дала кара еланы һәм гади кара елан, гади тузбаш һәм гади бакыр елан. Кара еланнар агулы еланнарга, ә тузбаш һәм бакыр елан агулы булмаганнарга карый. Республикада иң еш очрый торган елан – гади тузбаш, аны шул исәптән Казан территориясендә дә (зур шәһәр, шәһәр яны урман паркларында) күрергә була. Тузбашны Казансуның сазлыклы участокларында еш очратырга мөмкин.

КФУ доценты ассызыклаганча, еланнар белән аралашуның төп саклык чарасы – алар белән очрашудан качу. «Әгәр дә сез еланны күрсәгез, аңа кагылмагыз. Иң яхшы априори – барлык еланнарны куркыныч дип санау һәм алар белән контакттан качу. Әлбәттә, гади тузбаш яки гади бакыр елан күңелсезлекләр тудырмаячак. Тик менә кара еланнар тешләргә мөмкин, ә аларның тешләре агулы, – дип кисәтте И.Хәйретдинов. Еланнар яшәгән урыннарда сак булырга кирәк – якын-тирәдә еланнар юклыгына инанмыйча, җиләк һәм гөмбә җыярга ярамый. Алар еш кына соңгы мизгелгә кадәр хәрәкәтсез хәлдә булалар. Еланнар яшәгән урыннарда озын һәм чыдам аяк киеме кияргә кирәк, чөнки андыйны еланнар тешләп тишә алмый.

Әгәр дә елан тешләсә, зыян күрүчене мөмкин кадәр тизрәк медицина учреждениесенә алып барырга кирәк, дип ассызыклады эксперт. Табиб кына квалификацияле ярдәм күрсәтә ала. Бернинди очракта да тешләү урынына нәрсә дә булса сөртергә, тирән кисемнәр ясарга ярамый. Некрозга китерергә мөмкин булган жгут рәвешендә бәйләгечләр салу киңәш ителми. Зыян күрүченең очлыгын селкенми торган итеп бәйләп куярга кирәк. Кешегә күп итеп сыеклык эчертергә һәм антигистамин препаратлар бирү зарур.

И.Хәйретдинов ассызыклаганча, еланнардан кешелеккә файдасы зыяннан күпкә күбрәк. «Әйе, еланнар агулы. Ләкин җирдә яшәүче күп санлы елан төрләреннән 500600 генә агулы форма билгеле. Шунысын да истә тотарга кирәк, еланнар кеше өчен куркыныч йогышлы авыруларны ташучы күп санлы кимерүчеләр белән тукланалар. Моннан тыш, елан агуы медицина сәнәгате өчен кыйммәтле чимал булып тора, чөнки аның нигезендә противоядие һәм төрле препаратларның киң спектры ясала», – дип сөйләде ул.

КФУ доценты соңгы елларда еланнар белән еш очрашуларны кешеләрнең аларның яшәү урыннарына күбрәк үтеп керә башлаулары белән бәйле дип ышана. Моңа актив төзелеш, бу хайваннарның яшәү урыннарын үзләштерү сәбәп булып тора.

Барлык яңалыклар