Кар катламы күп булу сәбәпле, кошлар кышка әзерләгән азык запасларын таба алмый.
Фото: Марат Мөгыйнов
Быелгы кыш ябалаклар өчен аеруча кыен булган. Ю.Переведенцев КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимовка сылтама ясап, кар катламы югары булу сәбәпле, аларга үзләре туклана торган тычканнарны аулау авыр булуын ассызыклады. Күп кар аркасында каргалар, саесканнар да яшерелгән ризыкларын таба алмый икән.
«Кар катламының биеклеге 10 см тәшкил иткән кышлар да була, ә хәзер – 60 см. Биеклек 100 см булса, бу бик югары күрсәткеч булып санала, – дип өстәде Ю.Переведенцев. – Табигать кар катламын формалаштыру буенча планны арттырып үтәде инде».
Шул ук вакытта карлы кыш кар көртләрендә яши һәм йоклый торган башка төр кошлар – боҗыр, көртлекләр, урман тавыклары өчен яхшы булып чыкты. Шәһәрдә балан чыпчыклары юк диярлек, аның каравы орнитологлар күп миләш чыпчыкларын күрә, дип өстәде Ю.Переведенцев. «Кошларның бер төрләренә бәхет елмайды, башкаларга җиңелләрдән түгел. Гомумән алганда, көчле салкыннар булмау – әлеге кышның уңай факторы. Температура фоны буенча без климат нормасы чикләрендә».
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр KZN.RU порталына биргән интервьюда КФУ профессоры, орнитолог И.Рәхимов кышкы вакытта кошларны ашатырга кирәклеген, кошлар шәһәр экосистемасының мөһим элементы булып торуын билгеләп үткән иде.