Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.04.2022, 17:00

Казанда язгы ташу нәтиҗәләрен бетерү буенча өйрәнүләр узды

Коткаручылар су астында калган территорияләрдән кешеләрне эвакуацияләү очрагындагы эш-гамәлләрне башкарды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче апрель, Дмитрий Никитин). Бүген Казанда өченче транспорт дамбасы янында Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре шәһәрнең коммуналь хезмәтләре белән берлектә язгы ташуның нәтиҗәләрен бетерү буенча команда-штаб өйрәнүләре уздырды. Алар су баскан территорияләрдән халыкны эвакуацияләү һәм зыян күрүчеләрне коткару очрагындагы гамәлләрне башкарды.

Легенда буенча иртәнге 6 да һава температурасы кисәк җылына һәм кар күп эрү аркасында Киндерле елгасында су дәрәҗәсе кискен күтәрелә. Бу Әки һәм Яңа Сосновка бистәсендә 97 кеше яшәгән, шул исәптән 25 бала, 36 торак йортны су басуга китергән.

Һәлакәт сигналын алганнан соң ук ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе һәм авария хезмәтләре чаралары тревога буенча күтәрелде һәм ике сәгатьтән соң эшкә керештеләр.

Практик чаралар үткәрү өчен 247 кеше һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 58 берәмлек техникасы, идарәче компанияләр һәм шәһәрнең коммуналь хезмәтләре җәлеп ителде.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, чынлыкта да су басу куркынычы янаган очракта, әлеге поселоклардагы куркыныч районнан кешеләрне, вакытлыча торгызу өчен, якын-тирәдә урнашкан өч пунктның берсенә эвакуацияләү оештырылачак. Зыян күрүчеләргә җылы ризык һәм эчемлекләр биреләчәк, шулай ук гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен бетергәнче аларның яшәү урыны мәсьәләсе хәл ителәчәк. Хәзерге вакытта Казанда гомуми сыйдырышлылыгы 110 меңнән артык кеше булган 204 вакытлыча урнаштыру пункты бар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, табигый характердагы гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча команда-штаб өйрәнүләре Казанда 12 нче апрельдән 14 нче апрельгә кадәр уздырыла.

«Казан территорияләрен һәм объектларын су басуны минимальләштерү өчен, су агып китү каналларын һәм үткәргеч торбаларны, елга юлларын чүп-чардан чистарту, шәхси секторларда һәм дача кооперативларында су суырту буенча даими эш алып барыла», – дип хәбәр итте Башкарма комитетның Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимурханов.

Аның сүзләренә караганда, җылы һава торышы аркасында кар актив эри, бу елгалардагы су дәрәҗәсенең үзгәрүенә китерә. Әйтик, бер атна эчендә Ноксадагы су биеклеге 55 см га арткан һәм бүгенге көнгә 125 см га җиткән, Киндерледә ул 18 см га арткан һәм 68 см тәшкил итә.

«Бүгенге көндә төрле территорияләрне су басу буенча 70 тән артык гариза теркәлгән, шулардан 25 е – Авиатөзелеш районында, 23 е – Совет районында, 13 е – Киров районында һәм 11 е – Идел буе районында. Барлык гаризалар буенча оператив чаралар күрелә. Гомумән алганда, язгы ташу китереп чыгарган хәл тулысынча контрольдә тотыла», – дип өстәде Ф.Тимурханов.

Күптән түгел шәһәрнең коммуналь хезмәтләре, якын-тирә йортларда яшәүчеләрне су басудан саклау өчен, Совет районында Нокса елгасы үзәнен чистартканнар иде. Моннан тыш, Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында район администрацияләре башлыклары Казан Мэры Илсур Метшинга язгы ташуга каршы дәвам итә торган чаралар турында хәбәр иттеләр.

Фоторепортаж
Казанда язгы ташу нәтиҗәләрен бетерү буенча өйрәнүләр узды, 13.04.2022
Барлык яңалыклар