Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.07.2022, 17:27

Татарстанда ел укучысы Казаннан Никита Перов булды

Ул Вахитов районының 131 нче номерлы лицеенда укый.

Фото: Мәгариф идарәсе

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче июль). «Татарстан Республикасының ел укучысы» мактаулы исеме Казанның Вахитов районы 131 нче номерлы лицееның унынчы сыйныф укучысы Никита Перовка бирелде. Бүләкләү тантанасы бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында олимпиадаларда җиңү яулаган мәктәп укучыларын һәм аларның остазларын хөрмәтләү барышында узды.

Никита Перов – 2020-2021 һәм 2021-2022 елларда химия буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчесе һәм Д.И.Менделеев исемендәге химия буенча 56 нчы халыкара олимпиаданың алтын медале иясе. Быел барлыгы республиканың 237 укучысы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этапларында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.

Бүләкләү тантанасына балаларны интеллектуаль ярышларга әзерләгән 300 дән артык педагог һәм аларның 650 ләп тәрбияләнүчесе чакырылган иде, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсендә.

Искәртеп узабыз, быелгы уку елында ТР башкаласында берничә мәктәп олимпиадасының йомгаклау этаплары узды: тарих, тормыш иминлеге нигезләре, дөнья әдәбияты, технология һәм рус теле буенча Халыкара олимпиада.

Барлык яңалыклар