Бүген 24-нче номерлы мәктәптә «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» шәһәр интеллектуаль уены узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче декабрь, Алинә Бережная). Бүген Казан шәһәре Идел буе районының 24-нче номерлы мәктәбендә ришвәтчелеккә каршы тематикага «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» шәһәр интеллектуаль уены узды. Анда 9-10 сыйныф укучылары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Казан шәһәре Вахитов районының 12-нче номерлы мәктәбе командасы җиңү яулады.
Уен башланыр алдыннан балаларны финалга чыгу белән Казан Башкарма комитетының Контроль һәм коррупциягә каршы эш идарәсе башлыгы Елена Тощева, ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлеге баш киңәшчесе Руслан Никонов, Казан Мэрының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшчесе Кыям Беляев котладылар.
Руслан Никонов «Нәрсә? Кайда? Кайчан?»ның финал уены Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен бәйрәм итүгә багышлануын, ул 2004 елдан бирле 9-нчы декабрьдә билгеләп үтелүен ассызыклады. Ул яшьләргә гадел көрәш теләде. «Уен сезгә ришвәтчелеккә каршы көрәштә битарафлык күрсәтмәскә өйрәтергә тиеш», - диде Р.Никонов.
Укучыларга Кыям Беляев җиңүләр һәм актив тормыш позициясе белән яшәүләрен теләде. «Уен белән мавыгучы яшьләрне карау күңелле. Мин сезгә актив тормыш позициясе белән януыгызны һәм күңелегездәге очкын беркайчан да сүнмәвен телим», – дип мөрәҗәгать итте балаларга К.Беляев.
Финалда уенның алдагы этабында җиңү яулаган 8 команда очрашты: Вахитов районының 12-нче номерлы мәктәбе, Совет районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган 167-нче номерлы мәктәбе, Авиатөзелеш районының 33-нче номерлы гимназиясе, Идел буе районының 42-нче номерлы гимназиясе, Яңа Савин районының 177-нче номерлы лицее, Мәскәү районының 94-нче номерлы гимназиясе һәм Киров районының 182-нче номерлы политехник лицее, шулай ук Идел буе районының 24-нче номерлы мәктәбе.
Катнашучылар арасында кискен көрәш барды - бер минут эчендә аларга коррупциягә каршы темага багышланган четерекле сорауларга җавап бирергә кирәк булды. Катнашучылар өчен барлыгы 20 сорау әзерләнгән иде. Әйтик, балаларга Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне барлыкка килү датасын, иң танылган сәяси коррупционер исемен әйтергә яки афоризмны дәвам итәргә кирәк булды.
«Мин бу уенга җентекләп әзерләндем, дәресләрдән соң укытучы белән калдым, һәм без бергә бик күп әдәбият өйрәндек, - дип сөйләде Идел буе районының 24-нче номерлы мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Евгений Заварзин. - Миңа әлеге уен ошый, биредә гадәти булмаган формада логика һәм белем күрсәтергә мөмкин».
Ике раунд нәтиҗәләре буенча Вахитов районының 12-нче номерлы мәктәбе һәм Совет районының 167-нче номерлы мәктәбе бер үк төрле балл җыйдылар. Командаларга өстәмә сорау бирелде, Вахитов районы мәктәбе дөрес җавап бирде, шуның белән «Бәллүр ябалак»ка лаек булды.
Шулай ук уенда коррупциягә каршы тематикага плакатлар конкурсына йомгак ясалды. Беренче урынны Мәскәү районының 94-нче номерлы гимназиясе укучысы София Хафизова, икенче урынны Яңа Савин районының 177-нче номерлы лицееннан Манучехр Махкамов яулады, өченче урын Мәскәү районының 94-нче номерлы гимназиясе укучысы Анастасия Куликовага булды.