Чыгарылыш укучылары төп дәүләт имтиханын һәм БДИны расланган җәдвәл буенча тапшырачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU,12-нче май, Алинә Бережная). Казанның Җәүдәт Фәйзи урамындагы 175-нче номерлы гимназиясе бинасында кыска вакыт эчендә ремонт үткәреләчәк. Яңадан торгызу эшләре башкарылган вакытта өлкән сыйныф укучылары күрше мәктәпләр биналарында укыячак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Гимназия бинасында ремонт эшләре тикшерү чаралары тәмамланганнан соң башлана. «Барлык эшләр ТР Президенты йөкләмәсе нигезендә тиз арада башкарылачак һәм мәгариф учреждениесе үз эшен дәвам итәчәк. Хәзер мәгариф процессы үзгәргән, дәресләр туктатылган», – дип билгеләп үтте Ләйлә Фазлыева. 9-нчы һәм 11-нче сыйныф укучылары вакытлыча 171-нче һәм 174-нче номерлы мәктәпләрдә укыячак, башка укучылар өчен дистанцион укыту режимы каралган.
Булачак имтихан эшләренә килгәндә, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, Казанның 175-нче номерлы гимназиясен тәмамлаучылар расланган расписание буенча төп дәүләт имтиханы һәм БДИ тапшырачаклар. «24-нче майдан төп дәүләт имтиханының төп чоры башлана. Имтиханнарда бернинди үзгәрешләр булырга тиеш түгел», – дип билгеләде ул.