В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Интеллектуаль ярышта Татарстанның 18 муниципаль берәмлегеннән 159 укучы катнашты.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль). Лобачевский исемендәге Казан лицееның 8-нче сыйныф укучылары Алексей Башлай һәм Булат Идиатуллин экология буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр булдылар. 2-нче февральдән 5-нче февральгә кадәр Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә 9-11-нче сыйныф укучылары өчен экология буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм 8-нче сыйныф укучылары өчен экология буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Интеллектуаль ярышта Татарстанның 18 муниципаль берәмлегеннән 159 укучы катнашты.
8-нче сыйныф укучылары арасында экология буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында Казан, Арча, Бөгелмә, Яшел Үзән, Питрәч районнарыннан 12 укучы катнашты.
Экология буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында Казан һәм Түбән Кама районыннан 23 укучы җиңүче булды. Татарстанның Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Лениногорск районнарыннан 52 укучы призлы урыннарны алды.
Олимпиадада катнашучыларның эшләрен жюри рәисе, биология фәннәре докторы, профессор Светлана Селивановская җитәкчелегендә Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты аспирантлары һәм профессор-укытучылар составы бәяләде.
Экология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы Ставрополь краенда узачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.