Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.12.2022, 16:59

Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия укучылары «Татар кызы, татар егете» конкурсында җиңделәр

Шулай ук «Добрый молодец и Красна девица» шәһәр конкурсына йомгак ясалды.

Фото: Мәгариф идарәсе

(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы декабрь). Казанның Мәскәү районындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең 10 нчы һәм 11нче сыйныф укучылары Расинә Закирова һәм Ислам Шәйдуллин «Татар кызы, татар егете» шәһәр конкурсында беренче урынны яуладылар.

Икенче урынны 180 нче гимназиянең 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучылары Рамил Егоров һәм Асилә Закирова алды. Лидерлар өчлеген 16 нчы гимназиянең 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары Кәрим Хаҗиев һәм Азалия Гыйззәтуллина япты.

Конкурсның район этаплары 1 нче октябрьдән 28 нче октябрьгә кадәр барды. Шәһәр этабына 8 кыз һәм 8 егет – 21 нче лицей, 171 нче һәм 85 нче мәктәпләр, 180 нче гимназия һәм башка уку йортлары укучылары узды. Финал 5 нче декабрьдә В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында узды.

Катнашучылар үзләре турында сөйләде һәм милли ризык тәкъдим иттеләр, танылган шәхесләрнең цитаталары белән Татарстан турында сөйләделәр һәм татар язучыларының, шагыйрьләрнең һәм драматургларның әсәрләрен сәхнәләштерделәр.

Конкурс Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган һәм яшьләрнең талантларын ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, шулай ук аларның иҗади потенциалын тормышка ашыруга юнәлдерелгән.

Күптән түгел шулай ук 1 нче октябрьдән 29 нчы ноябрьгә кадәр узган «Добрый молодец и Красна девица» шәһәр конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр 75 нче гимназия укучысы Анастасия Гущина һәм 119 нчы мәктәп укучысы Макар Токмаков булды.

Шәһәр этабына шулай ук 8 егет һәм 8 кыз үтте. Икенче урында – 37 нче һәм 9 нчы гимназия укучылары Мария Ступина һәм Данил Галанин, өченчедә – 1 нче мәктәп һәм 182 нче лицей укучылары Таисия Пименова һәм Данил Рәмиев.

Моннан тыш, «Умница-разумница», «Златоуст», «Затейница», «Ума палата», «Девица-красавица», «Красноречие», «Золотой каблучок», «Василиса-Премудрая» һәм башка номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе.

Барлык яңалыклар