В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Интеллектуаль ярышларда Татарстаннан 14 укучы катнашты.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче апрель). Казан шәһәре Идел буе районының 19 нчы номерлы гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Дамир Салихов икътисад буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының җиңүчесе булды.
Интеллектуаль ярышларда Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларыннан 14 укучы катнашты. Аларның өчесе призлы урын яулады: Казан федераль университеты IT-лицееның 9 нчы сыйныф укучысы Камал Янгиров, шулай ук Чаллы шәһәренең ике укучысы Таһир Бикмөхәммәтов һәм Александр Лукоянов.
Олимпиаданың йомгаклау этабы 10-17 нче апрельдә Мәскәүдә узды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.