В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярыш 10 нчы июльдән 18 нче июльгә кадәр онлайн форматта узды.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
Олимпиадада җиңү яулаган өчен Казан лицее укучысы республика бюджетыннан 150 мең сум алачак, ә аның укытучысы Булат Курамшин 75 мең сум акча белән бүләкләнәчәк. Моннан тыш, беренче урынны алган барлык укучылар ил бюджетыннан 1 млн сум күләмендә премия алачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
54 нче Халыкара химия олимпиадасы онлайн форматта 10-18 нче июль көннәрендә узды. Аны Кытай Халык Республикасы оештырды.
Беренче Халыкара химия олимпиадасы 1968 елда узган. Бүгенге көндә интеллектуаль ярышларда дөньяның 70 тән артык иленнән мәктәп укучылары катнаша. Һәр илнең җыелма командасына дүрттән күбрәк булмаган сандагы укучы керә. Гадәттәгечә олимпиада ике турны үз эченә ала – теоретик һәм практик. Тик пандемия чорында катнашучылар теорияне белүдә генә көч сынашканнар.