Турнир 20-24 ноябрь көннәрендә Болгарның Шумен шәһәрендә узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь). Казанның 7-нче лицей - интернатының 10-нчы сыйныф укучысы Булат Миңнеханов информатика буенча XI Халыкара турнирда көмеш медаль яулады. Ул 20-24 ноябрь көннәрендә Болгарның Шумен шәһәрендә узды. Россия данын турнирда 11 команда яклады.
Ел саен информатика буенча мәктәп укучылары арасында үткәрелгән турнирда җиңү өчен 9-11 сыйныф укучылары көч сынашты. Россиядән тыш, анда Әрмәнстан, Әзербайҗан, Болгария, Молдавия, Румыния, Сербия, Украина һәм Казахстаннан килгән укучылар катнашты.
Татарстан командасында катнашучыларны сайлап алу Мәскәү физика-техника институтында IOI информатика буенча халыкара олимпиадага әзерлек буенча җәйге җыеннар вакытында уздырылды – ике көн эчендә укучылар C++ программалаштыру телендә 6 мәсьәләне хәл итәргә тиеш иде.
Халыкара турнир нәтиҗәләре буенча Россия 37 медаль яулады, дип хәбәр иттеләр Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясендә.