В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан муниципаль берәмлеге чикләрен үзгәртүгә ризалык бирелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель, Екатерина Виславская). Кощаков авылы Казан составына керәчәк. Бүген Казан шәһәре Думасының XXV сессиясендә депутатлар ТР Министрлар кабинеты инициативасын хупларга булды һәм Казан муниципаль берәмлеге чикләрен үзгәртүгә ризалык бирелде.
“Әлеге мәсьәлә Казан Башкарма комитетының ТР Министрлар кабинетына зиратлар өчен җир бүлеп бирү соравы белән берничә тапкыр мөрәҗәгать итүе белән бәйле. Әлеге карар бу мәсьәләне хәл итүгә юнәлдерелгән”, - диде Казан шәһәре Думасының законлылык, тәртип саклау һәм җирле үзидарә сораулары буенча даими комиссия рәисе Лилия Бакулина.
Шул рәвешле, закон буенча чикләрне үзгәртү чиктәш муниципалитетлар органнары вәкилләренең килешүе нәтиҗәсендә генә мөмкин. Казан һәм Питрәч районы халкы катнашында ачык тыңлаулар оештырылды. Катнашучылар инициативаны хуплап чыктылар. Проектны гамәлгә ашыру өчен финанс чыгымнар таләп ителми.