Чикләүләр 37-нче номерлы бина тирәсендә гамәлдә булачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). Казанда транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте өчен Щапов урамы участогы вакытлыча ябылачак. Тиешле документ Казан МБ документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылган.
11-нче сентябрь 23:00 сәгатьтән 12-нче сентябрь 4:30 сәгатькә кадәр юл өлеше буенча хәрәкәт туктатылачак, 13-нче сентябрьдән 21-нче сентябрьгә кадәр – тротуар буйлап юл ябык.
Бу җылылык челтәрләрен күчерү эшләрен башкару белән бәйле.