Юлны ябу 1-нче июльдән 20-нче августка кадәр гамәлдә булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы май). Казанда Әпсәләмов урамының бер өлеше автомобиль транспорты хәрәкәте өчен өлешчә ябыла. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Хәрәкәт Четаев урамыннан Чистай урамына кадәрге участокта 1-нче июльдән 20-нче августка кадәр ябык булачак.
Юлны ябу эшләре урам-юл челтәрен ремонтлау белән бәйле.