В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу хакта РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин белдерде
Фото: kremlin.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче август). М-12 федераль трассасының Мәскәүдән Казанга кадәрге участогын декабрьдә ачарга планлаштыралар. Бу хакта РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин Мәскәү урбанистик форумында белдерде.
«Без быел, 6 нчы сентябрьдә, Мәскәү тизлек диаметрыннан Мәскәүдән Арзамаска кадәр М-12 «Восток» трассасына чыгу юлын ачарбыз дип өметләнәм – бу Түбән Новгородка кадәр диярлек. Һәм 20 нче декабрьдә без Казанга барып җитәргә планлаштырабыз», – диде спикер.
Исегезгә төшерәбез, М-12 Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары территорияләре буенча узачак. Татарстан Республикасы буенча автомобиль юлының озынлыгы 142 км тәшкил