Бу җир өсте җәяүлеләр кичүен реконструкцияләү белән бәйле
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
6 нчы майның 21:00 сәгатеннән 7 нче майның 5:00 сәгатенә кадәр 46 нчы бина янында Залесная урамы юнәлешендә автомобиль юлы ябыла, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, магистральне киңәйтү буенча барлык эшләрне агымдагы елның ноябрь аенда тәмамлау планлаштырыла. Горький боҗрасы урынында Татарстанда беренче өч катлы транспорт чишелеше барлыкка киләчәк. Барлыгы биш җир өсте һәм өч җир асты җәяүлеләр кичүе, өч борылыш элмәге, бер тоннель һәм бер эстакада төзеләчәк, бер җир асты кичүе реконструкцияләнәчәк.
Эшләр тәмамлангач, М7 трассасыннан Музыкальная урамына кадәрге 11,5 км озынлыктагы юл участогының үткәрү сәләте якынча ике тапкыр – сәгатенә 11 мең автомобильгә кадәр артачак. Әлеге уңай үзгәрешләрне Киров районы, Салават Күпере, Залесный һәм Юдинода яшәүче 140 мең кеше тоя алачак.