Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.03.2024, 13:56

«Яшәү яме» проектында катнашучылар «Мәскәү» мәдәният үзәгендәге сайлау участогында чыгыш ясады

Кунаклар өчен Россиядә яшәүче 12 халыкның традицион ризыклары әзерләнгән иде

Фото: Денис Гордийко

Россия президенты өчен тавыш бирү дәвам итә. Сайлауларның икенче көнендә «Мәскәү» мәдәният үзәгендәге 165 нче сайлау участогында казанлылар өчен «Дөнья халыклары кухнясы» фуршет зонасы һәм артистлар чыгышлары белән бәйрәм программасы оештырылды. «Яшәү яме» проектында катнашучылардан торган «Бирюза» коллективы сайлаучыларны татар биюе белән каршы алды.

Коллективка йөрүчеләр дөнья халыклары биюләрен 2019 елдан бирле башкаралар икән, аларның иң өлкәненә – 74 яшь. Шуңа да карамастан, төрле чараларда: Инвалидлар декадасында, Өлкәннәр көнендә, Халыклар бердәмлеге көнендә, Яңа ел бәйрәмендә теләп катнашалар. Барысы да актив гражданлык позициясенә ия. Шундыйларның берсе – Татьяна Канчурина.

«Бирюза» коллективына биш ел йөрим, – диде ул. – Чыгышларыбыз еш булып тора, хәзер «Балкыш» республика конкурсының чираттагы этабына чыктык. Үзем 31 нче мәктәптә тавыш бирдем, бу минем өчен бик мөһим, чөнки президентны алты елга сайлыйбыз. Барлык кандидатларның да программалары илебезнең иминлеген тәэмин итүгә һәм аны үстерүгә юнәлдерелгән. Мондый вакыйгада ничек инде катнашмыйсың?! Дәүләтнең киләчәге өчен тавыш бирү – гражданлык бурычыбыз. Россия бай булсын өчен тавыш бирәбез, һәм шулай булачак та».

Казандагы күп кенә сайлау участокларында шәһәрлеләр өчен төрле чаралар оештырылуга карамастан, иң бай программа шулай да «Мәскәү» мәдәният үзәгендә, дип саный «Яшәү яме» проектында катнашучы Разилә Хөсәенова. «Бирюза» коллективының биюләрен һәм җырларын тамашачылар җылы кабул итте.

«Мин «Мәскәү» мәдәният үзәгендә эшләп килүче «Яшәү яме» проектын тәкъдим итәм. Быел безнең юбилей елы – биш яшь тулды. Без рус, татар һәм көнчыгыш биюләрен башкарабыз. Төрле чараларга еш чакыралар, бу юлы да тамашачылар чыгышыбызны ошатты. Шулай да иң элек бөтен коллектив белән үз участокларыбызда тавыш бирдек. Безнең «Мәскәү» мәдәният үзәгендәге сайлау участогы – иң яхшысы», – дип нәтиҗә ясады Разилә Хөсәенова.

«Россия халыклары кухнясы» акциясендә илебез территориясендә яшәүче 12 милләт вәкилләре: азәрбайҗаннар, әрмәннәр, башкортлар, бурятлар, марилар, руслар, таҗиклар, татарлар, удмуртлар, чеченнар, чуашлар һәм якутлар катнашты. Казанлылар әлеге халыкларның традицион ризыкларын авыз итеп карый алды, шулай ук аларның мәдәниятләре белән танышты: милли костюмнар тәкъдим ителде, җырлар һәм биюләр башкарылды.

«Мәскәү» мәдәният үзәгендәге 165 нче участокка 2 меңнән артык гражданин беркетелгән, Татарстан башкаласында барлыгы 927 мең 591 сайлаучы теркәлгән. Бүген, яшәү урыны буенча тавыш бирергә дип, тормыш иптәше һәм оныгы белән Илгиз Гафуров та бирегә килгән.

«Сайлауларга яхшы кәеф белән килдек. Кичә шәһәрдә түгел идем, ә бүген, уянгач та, иптәшем һәм оныгым белән тавыш бирергә киттек. Сайлаулар көн саен булмый, бу һәркемнең гражданлык бурычы», – дип билгеләп үтте ул.

Тагын бер тавыш бирүче Радий Китунькин сайлауга улы белән килгән. «Сайлауларда ышанычлы кандидат булырга тиеш, – дип ассызыклады ул. – Балалар бакчасында улым, үскәч, президент булырга теләве хакында әйтте. Менә бергә тавыш бирәбез. Сайлаулар безнең өчен, әлбәттә, мөһим һәм булачак президентыбыз да».

Бүген ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 165 нче сайлау участогы эше белән танышты. Исегезгә төшерәбез, Казанда тавыш бирү 15-17 нче мартта 8:00 дән 20:00 гә кадәр 466 сайлау участогында уза, шуларның 31 е – гражданнарның вакытлыча тору урыннарында.

Иртәгә, сайлауларның соңгы көнендә, шәһәрнең 20 эре объектында балалар өчен махсус мастер-класслар, уеннар һәм эстафеталар узачак. Тагын 170 объектта ярминкәләр оештырылган, аларда продукцияне арзан бәядән сатып алырга мөмкин. Өч көн дәвамында 40 сайлау участогында «Сәламәтлек нокталары» эшләячәк.

Диләрә Гафурова

Фоторепортаж
«Мәскәү» мәдәният үзәгендәге сайлау участогында «Яшәү яме» проектында катнашучылар чыгыш ясады
Видеорепортаж
16.03.2024 12:26
«Мәскәү» мәдәният үзәгендәге сайлау участогында «Яшәү яме» проектында катнашучылар чыгыш ясады
Барлык яңалыклар