Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.04.2021, 15:23

«Дөнья энҗесе - 2021» конкурсында катнашучылар Казанда чит телләрдә поэмалар укыячаклар

24-нче апрельдә «Телем – минем горурлыгым» дип исемләнгән әдәби кичә узачак.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче апрель). 24-нче апрельдә Казанда «Телем – минем горурлыгым» дип аталган әдәби кичә узачак, ул «Дөнья энҗесе - 2021» халыкара матурлык һәм талант конкурсының бер этабы булачак. Чара Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

Конкурста катнашучылар француз, кытай, испан, казах, кыргыз, таҗик һәм һинди телләрендә поэмалар укыячак. Мәсәлән, Россия данын яклаучы конкурсант Анастасия Филиппова оригиналь музыкаль аранжировка астында шигырь укыячак, дип хәбәр итә балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.

Программада шулай ук театраль күренешләр, халык уен коралларында уйнау һәм милли биюләр каралган. Чара 14.00 сәгатьтә Павлюхин урамы, 91 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгендә булачак.

Конкурс финалы 25-нче майда «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узачак, анда кызлар милли костюмнарда һәм кичке күлмәкләрдә дефиле, шулай ук иҗади номерлар күрсәтәчәкләр. Конкурс йомгаклары буенча жюри җиңүчеләрне «Мисс Дөнья энҗесе», «I Вице-мисс Дөнья энҗесе», «II Вице-мисс Дөнья энҗесе» номинацияләрендә билгелиячәк.

Конкурс 2009 елдан бирле уздырыла. Аны Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Казан студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе һәм Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе оештыра.

Барлык яңалыклар