В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Йөгереш Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көненә багышланган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май). 5-нче июньдә, Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көнендә, Казанның Горки-Әмәт урманында «Яшел марафон» спорт бәйрәме узачак. Берничә дистанция әзерләнәчәк: өлкәннәр – 4,2 км яки 10 км, балалар – 420 метр һәм скандинавия йөреше өчен 4,2 км дистанция.
Ярышларда катнашу өчен 28-нче майга кадәр чараның рәсми сайтында сылтама буенча теркәлергә кирәк. 10 км дистанциягә чыгарга теләүче йөгерешчеләргә үзләре белән медицина белешмәсе булырга тиеш, дип хәбәр ителә иҗтимагый киңлекнең социаль челтәрләрендә. Йөгереш 9:00 сәгатьтә башлана.
Шулай ук бу көнне яшел утыртмаларны утырту буенча акция узачак. Моннан тыш, 9:00 сәгатьтән 15: 00 сәгатькә кадәр төрле зоналар эшләячәк, анда спорт дәресләре һәм тренировкалар, фәнни шоу, лекцияләр һәм мастер-класслар, балалар программасы һәм музыкаль чыгышлар, онлайн-уеннар, квиз һәм викториналар үткәреләчәк.
«Яшел марафон» – спорт һәм социаль проект, ул 2012 елдан Россия шәһәрләрендә «Киләчәккә кертем» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Быел марафон илнең 180 шәһәрендә узачак. Проект спорт һәм экологик инициативаларны берләштерә һәм төрле яшьтәге һәм һөнәр ияләрен җәлеп итүгә исәпләнгән. Анда профессиональ спортчылар һәм һәвәскәрләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнаша. Проект планета экологиясенә керткән өлеше өчен әйләнә-тирә мохит буенча БМО программасы бүләгенә лаек булды, ике тапкыр «Киләчәккә таба» премиясе лауреаты дип танылды, дип хәбәр итә оештыручылар.