Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.05.2024, 10:47

«Безнең җыр» иҗат лабораториясендә катнашучылар 21 яңа җыр тәкъдим итте

Гала-концерт Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды

Фото: тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

Казанда «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең икенче сезоны тәмамланды. 28 нче майда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узган гала-концертта проектта катнашучылар К.Тинчурин театрының Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестры белән берлектә 21 яңа җыр башкарды. Шулай ук кичәдә ТРның Дәүләт камера хоры катнашты.

«Калеб» иҗат берләшмәсе «Безнең җыр» лабораториясенең икенче сезоны башлану турында 2023 елның сентябрендә игълан иткән иде. Быел проектта составларына шагыйрь, композитор һәм җырчы кергән 21 команда катнашты. Коллективлар жирәбә буенча билгеләнде.

Триолар тарафыннан иҗат ителгән җырларны лаборатория экспертлары: ТРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТРның Дәүләт камера хоры җитәкчесе һәм дирижеры Миләүшә Тәминдарова, ТРың атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Рәмис Аймәт һәм Әлфия Авзалова фонды җитәкчесе Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова бәяләде.

«2019 елгы лабораториядән соң без әлеге проектны тәмамларга һәм аңа башка әйләнеп кайтмаска ниятләгән идек. Әмма узган ел композиторлар үзләре проектны торгызуны сорап мөрәҗәгать иттеләр, чөнки биредә, бер яктан, иҗат иреге, икенче яктан – булачак җырларның темаларын һәм жанрларын билгеләгән жирәбә белән эксперимент», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, «Калеб» иҗат берләшмәсе авторы Гүзәл Сәгыйтова.

Гала-концерт узган сезонда яңгыраган «Яшә, сула, ярат!» җыры белән ачылды, аны Илгиз Мөхетдинов, Динар Шәрәфетдинов, Илгиз Шәйхразиев һәм ТРның халык артистлары Эльмира Кәлимуллина, Алинә Шәрипҗанова башкарды.

Аннары 2024 елгы сезонда иҗат ителгән җырлар яңгырады. Командалар мәхәббәт, дуслык, туган як, тормыш, халык турында композицияләр башкардылар, шулай ук шаян эчтәлектәге һәм балалар өчен җырлар да тәкъдим ителде. Тамашачылар артистларны җылы каршы алды.

Кичә кунаклары арасында ТР рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең республика бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Камил Ногаев, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТРның халык артисты Римма Ибраһимова, Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов һәм башкалар бар иде.

Концерт «Безнең җыр» иҗат лабораториясе гимны белән тәмамланды, аны башкарырга сәхнәгә барлык командалар чыкты, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

Проектның беренче гала-концерты 2020 елның 1 нче октябрендә узды. Ул көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 20 яңа җыр яңгырады.

Лабораториянең яңа сезоны Казан мэриясе һәм ТР рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә. Проектның кураторы – К.Тинчурин исемендәге театр директоры урынбасары Лилия Гәрәева. Сценарий авторы – Резеда Гобәева, режиссеры – ТРның халык артисты Радик Бариев.

Барлык яңалыклар