Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.04.2019, 11:42

«Экояз-2019» үзәк өмәсендә катнашучылар чималны икенчел эшкәртүгә тапшыра алачак

Катнашучылар өчен экологик остаханәләр, экотоварлар ярминкәсе, экотроплар буенча экскурсия, бүләкләр белән конкурслар, кыр кухнясы ашлары оештырылачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). 20-нче апрельдә Горки-Әмәт урманында (Җиңү проспекты, 69) «Экояз-2019» өмәсе һәм агачлар утырту акциясе узачак. Чарага барлык теләүчеләр чакырыла. Катнашучылар өчен экологик остаханәләр, экотоварлар ярминкәсе, экотроплар буенча экскурсия, бүләкләр белән конкурслар, кыр кухнясы ашлары оештырылачак.

Үзәк өмә чүпне аерым төрләргә бүлеп җыю форматында узачак. Моннан тыш, казанлылар икенчел эшкәртүгә электролом (белешмәләр өчен тел. - 89179279227), макулатура, батарейкалар, «1 – РЕТ яки РЕТЕ» тамгасы белән пластик шешәләрне (теләсә нинди эчемлекләр, көнбагыш маеннан калган), көнкүреш химиясе өчен пластик флаконнарны (юу чараларыннан, сыек порошоклардан, шампуньлардан, юыну гельләреннән бушаган), пластик канистрларны, «6 - PS» тамгасы сугылган полистиролдан эшләнгән пластик төргәкләрне (ролладан калган, йомырка, торт савытлары - барысы да чиста, ризыксыз булырга тиеш) тапшыра алачак.

Кабул итү пунктлары шимбә өмәсе үткәрү территориясендә урнашачак, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы.

Чара кысаларында #эковесна2019 инстаграм-бәйгесе җиңүчеләрен велосипедлар, палатка, рюкзак һәм экшн-камера белән бүләкләү көтә, шулай ук «Экополята - табигатьнең яшь сакчылары» конкурсы призерларын билгеләп үтәчәкләр.

Барлык яңалыклар

«Экояз-2019» үзәк өмәсендә катнашучылар чималны икенчел эшкәртүгә тапшыра алачак

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). 20-нче апрельдә Горки-Әмәт урманында (Җиңү проспекты, 69) «Экояз-2019» өмәсе һәм агачлар утырту акциясе узачак. Чарага барлык теләүчеләр чакырыла. Катнашучылар өчен экологик остаханәләр, экотоварлар ярминкәсе, экотроплар буенча экскурсия, бүләкләр белән конкурслар, кыр кухнясы ашлары оештырылачак. </p> <p> Үзәк өмә чүпне аерым төрләргә бүлеп җыю форматында узачак. Моннан тыш, казанлылар икенчел эшкәртүгә электролом (белешмәләр өчен тел. - 89179279227), макулатура, батарейкалар, «1 – РЕТ яки РЕТЕ» тамгасы белән пластик шешәләрне (теләсә нинди эчемлекләр, көнбагыш маеннан калган), көнкүреш химиясе өчен пластик флаконнарны (юу чараларыннан, сыек порошоклардан, шампуньлардан, юыну гельләреннән бушаган), пластик канистрларны, «6 - PS» тамгасы сугылган полистиролдан эшләнгән пластик төргәкләрне (ролладан калган, йомырка, торт савытлары - барысы да чиста, ризыксыз булырга тиеш) тапшыра алачак. </p> <p> Кабул итү пунктлары шимбә өмәсе үткәрү территориясендә урнашачак, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы. </p> <p> Чара кысаларында #эковесна2019 инстаграм-бәйгесе җиңүчеләрен велосипедлар, палатка, рюкзак һәм экшн-камера белән бүләкләү көтә, шулай ук «Экополята - табигатьнең яшь сакчылары» конкурсы призерларын билгеләп үтәчәкләр. </p>