В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Фестиваль бер еллык тәнәфестән соң 6 нчы июльдә ачыла.
Фото: Марат Мөгыйнов
Быел алынган гаризаларда күрсәтелгән реставрация өчен йортлар язгы һәм җәйге айларда карап тикшерелде. «Республика башкаласында торак агач йортлар һәм агач архитектура һәйкәлләре аз калды. Еш кына безнең фестивальгә туры килгән йортларда яшәүчеләрнең барысы да биналарны төзекләндерергә теләми. Йә йортлар бушап калган яки авария хәлендә була. Шуңа күрә быел фестиваль программасына торак булмаган биналар – Зөядәге музей-утар һәм дебаркадер керде», - дип билгеләп үтте ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова.
Казанда волонтерлар Е.А.Боратынский музей-утарының беседкасын һәм эчке коймасын яңартачаклар. Учреждение мөдире Ирина Завьялова сүзләренә караганда, агач утары каршындагы чәй террасасы 2017 елда йорт янына янкорма фундаменты булган җирдә төзелгән. «Беседка музейга килүчеләр һәм хезмәткәрләребез күңеленә хуш килде, ул музей экспозициясенең бер өлешенә әйләнде, биш ел дәвамында анда мәдәни чаралар актив узды», – дип сөйләде И.Завьялова. Хәзер беседканың түбәсе ага, ә эчке һәм тышкы бизәлешендә буяуларының төсе уңган, элеккеге матурлыгын югалткан, шуңа күрә музей җитәкчелеге хәрәкәт координаторларына мөрәҗәгать иткән. Беседканы төзекләндерүдән тыш, фестиваль активистлары шулай ук утар бакчасында урнашкан һәм тарихи үрнәктә башкарылган эчке койманы яңартачак. «Безнең утар территориясенең матурлануын без бик көтәбез», – дип билгеләп үтте музей мөдире.
Фестиваль координаторы Дмитрий Полосин, объектта эшләр июль аенда башланачак һәм кичке вакытта барачак, дип сөйләде. Активистларга теләсә кайсы яшьтәге шәһәр халкы кушыла ала, һәркем өчен эш фронты билгеләнәчәк. Барлык активистлар да гомуми төзелеш эшләренә техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәннән соң гына керешәчәкләр, дип ышандырды Д.Полосин.
«Бөтен фестиваль активистларның хәрәкәттә катнашу теләгенә нигезләнгән. Алар даими рәвештә яңа чаралар турында кызыксыналар, үзләренең заявкаларын җибәрәләр һәм быел ике төрле объекттагы эшләр турында белеп шатландылар», – дип билгеләп үтте Д.Полосин. Аның сүзләренә караганда, фестиваль объектларны яңартырга булышып кына калмый, шәһәр объектлары һәм архитектура һәйкәлләре белән кызыксына башлаган кешеләр өчен аралашу мәйданчыгы да булып тора.
Фестивальнең тантаналы ачылышы Е.А.Боратынский музей-утарында узачак. Чара 16:00 сәгатьтә башлана. Координаторлар объектларда башкарасы эшләр турында сөйләячәк. Моннан тыш, бу сезонда башка чаралар – лекцияләр, мәдәни программалар һәм мастер-класслар да планлаштырылган. Фестивальнең социаль челтәрләрендә вакыйгалар анонсларын һәм эш нәтиҗәләрен күзәтеп торырга мөмкин. Шунда ук бинаны киләсе ел программасына кертү өчен заявка калдырырга була.
«Том Сойер Фест» хәрәкәте кысаларында волонтерлар шәһәрнең кыйммәтле объектларын ремонтлый. Бүгенге көндә ул Россиянең 70 кә якын шәһәрен берләштерә. Татарстанда проект Казанда, Яшел Үзән һәм Алабуга районнарында тормышка ашырыла. Республика башкаласында фестиваль 2016 елда старт алды, бу вакыт эчендә активистлар 16 йортны яңарттылар, шуларның 15 е – торак йортлар.