Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.05.2018, 09:08

“Том Сойер фест” катнашучылары иске йортларның фасадларын 2 июньдә яңарта башлый

Быел фестивальдә катнашу өчен шәһәр үзәгендә урнашкан җиде йорт сайланды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май, Екатерина Виславская). Шәһәр үзәгендә урнашкан иске йортларның фасадларын “Том Сойер фест” акциясендә катнашучылар 2 июньдә яңарта башлый. Быел акция ярдәмендә 7 йорт төзекләндереләчәк.

Йортларны сайлау кышын башланды. Нәтиҗәдә фестивальдә катнашу өчен 7 объект сайланды: Щапов ур., 19/21; Волков ур., 14; Достоевский ур., 12; Сара Садыкова ур., 14; Габдулла Тукай ур., 33; Калинин ур., 4; Фатыйх Кәрим ур., 11. Акциядә катнашучылар кисеп ясалган элементларны реставрацияләчәк, җитми торган элементларны торгызачак, йортның тышкы диварларын чистартачак, грунтовкалау һәм буяу эшләре башкарачак. Эшләр проект партнерлары булган компанияләрнең белгечләре тикшерүе астында үтәчәк.

Команданың составы әлегә билгеле түгел – фестивальгә даими катнашучылар кушыла, ләкин вакыты-вакыты белән ярдәм итәргә теләүчеләр дә бар. “Барысы да сезонны көтә, һәм ничә кеше катнашуын төгәл генә әйтеп булмый, - диде “Том Сойер фестны” оештыручыларның берсе, Чәк-чәк музее директоры Дмитрий Полосин. – Узган елда һава торышына һәм сезонга карап, акциядә 74-75-тән 100-гә кадәр кеше катнашты”.

Аның сүзләре буенча, фестивальнең төп максаты тарихи йортларны төзекләндерүдән бигрәк, аның яшәүчеләрен берләштерүдән тора.

Барлык яңалыклар