Дәрескә кушылу өчен алдан теркәлү узарга кирәк
Фото: Денис Гордийко
«Казаноргсинтез» су әзерләү комплексы предприятиене һәм торак районнарны эчәргә яраклы су белән тәэмин итә. Блокның җитештерүчәнлеге – тәүлегенә 40 мең кубометр. Очрашуда катнашучылар предприятиедә яңа ике баскычлы технология ярдәмендә суны ничек чистартуларын беләчәкләр.
Дәрес 1 нче август көнне 9:30 дан 12:30 га кадәр узачак. Оештыручылар предприятиегә кадәр трансфер оештырачак.
Исегезгә төшерәбез, «Шәһәрле-галим» проекты Татарстан башкаласында икенче тапкыр тормышка ашырыла. Барлыгы 12 дәрес планлаштырылган, анда яшәүчеләр Казансу экосистемасы белән танышачак, экспертлар һәм проектның башка катнашучылары белән белем алмашачак, шулай ук үз кейсын эшли алачак.