Натураль продуктларны 16 сентябрьдән 30 декабрьгә кадәр шәһәрнең 16 мәйданчыгында алырга мөмкин иде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар, Екатерина Виславская). Казандагы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә Татарстанның 22 муниципаль районы аграрийлары катнашты. 3,5 ай эчендә алар 539,8 млн сумлык продукция китергән.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанда 2012 елдан уздырыла. Продукцияне 2017 елның 16 сентябреннән 30 декабренә кадәр һәр атнаның шимбә һәм якшәмбе көннәрендә шәһәрнең 16 мәйданчыгында алырга мөмкин иде. Татарстан башкаласында яшәүчеләр оптималь бәягә ит, субпродукция, сөт, яшелчә, җиләк-җимеш, сөт продукциясе, ярымфабрикатлар ала алдылар.
Азаккы ярминкә 2017 елның 23 декабрендә уздырылыр, дип планлашатырылган иде. Әмма шәһәрлеләр үтенече буенча, 30 декабрьдә тагын бер ярминкә уздырырга кара кылынды, дип хәбәр иттеләр Казанның Кулланучылар базары комитетында.