Казанлылар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган акциядә катнаша ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). Илнең 50 төбәге «Хәтер адымнары» патриотик онлайн-йөгерүенә кушылды. Татарстан халкы да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган акциядә катнаша ала.
Онлайн-узыш тыныч вакытта ясарга мөмкин булган һәр адымны совет халкының бөек батырлыгына ихтирам һәм хәтер белән тулыландыру өчен үткәрелә. Барлык теләүчеләр үткән араны адымнар үлчәгече ярдәмендә яки башка теләсә нинди фитнесс-трекерлар ярдәмендә үлчи алачак, ә оештыручылар бөтен ил нәтиҗәләрен кушачак. Мәскәүдән Берлинга кадәрге ераклык 1814 чакрым тәшкил итә. Акциядә катнашучылар 24 көн эчендә нәкъ менә шуның кадәр араны үтәргә тиеш була.
Яшенә һәм яшәү урынына бәйсез рәвештә, онлайн-йөгерүдә барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Теләсә нинди уңайлы ысул белән - җәяүле адым, йөгерү, велосипедта, самокатта яки фитнес-тренажерлар ярдәмендә - йөрергә рөхсәт ителә. Шул ук вакытта хәзер үзизоляциядә яки карантинда торучылар да катнаша ала, чөнки һәр метр билгеләнгән финал урынына якынайта. Шагипамяти.рф сайтында үз нәтиҗәңне йөкләргә, шулай ук Бөек Ватан сугышы чоры геройлары турында үз тарихларыңны җибәрергә мөмкин.
«Хәтер адымнары» проектында катнашучыларның 21%-тан артыгы - 1-11-нче сыйныф укучылары. 30 яшьтән 40 яшькә кадәрге россиялеләр иң активлардан булып кала - катнашучыларның 35%-ы тирәсе, дип хәбәр итә «Хезмәт резервлары» Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте.