Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.08.2022, 11:35

Казанның «Урам» экстрим-паркында узган мастер-класста катнашучылар брейк-данс хәрәкәтләрен өйрәнделәр

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе 9 нчы августта Бауман урамында узачак һәм татар биюенә багышланачак.

Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче август). Кичә Казанның «Урам» экстрим-паркында татар телендә брейк-данс буенча мастер-класс узды. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында чираттагы дәресне брейкинг профессиональ мәктәбе тренеры, брейкинг буенча халыкара һәм Россия чемпионатлары катнашучысы, «Action Man» командасы әгъзасы Рушан Илдарханов һәм бөтенроссия һәм халыкара фестивальләр җиңүчесе Руслан Шәйхетдинов (Bboy Liquid) үткәрде.

Мастер-класс вакытында балаларны һәм аларның әти-әниләрен брейкингның база хәрәкәтләренә өйрәттеләр. Рушан Илдарханов сүзләренә караганда, бер дәрес эчендә катлаулы булмаган күнегүләр җыелмасын ясарга өйрәнеп була. Алга таба аның ярдәмендә үз күнекмәләреңне тагын да яхшыртырга мөмкин. «Брейк-данс – ул акыл, физик үсеш ягыннан күп мөмкинлекләр бирә торган бию. Мисал өчен, мин балаларыма инглиз телен брейкинг элементлары аша өйрәтәм. Алар саннар, төрле сүзләрне истә калдыра. Моннан тыш, әлеге бию белән шөгыльләнү үз-үзеңә ышанычны арттыра, зур аудитория алдында үзеңне иркен тотарга ярдәм итә, актерлык осталыгын яхшырта, ягъни брейкинг һәрьяклап үсеш бирә», - дип билгеләп үтте тренер.

Мастер-класс барышында балалар һәм аларның әти-әниләре брейкингның «ике адым», «өч адым», «алты адым», «ташбака», «сальса-степ», «кросс-степ», бэби-фриз», иңбашында тору кебек күнегүләрне өйрәнде. Дәрес ахырында катнашучылар яңа күнегүләрне ныгытты һәм джем оештырып, һәрберсе үзенең күнекмәләрен күрсәтте. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының миңа татарча булуы ошый. Бирегә һәрвакыт дусларымны чакырам, гаиләм белән киләм. Үзем дә балачакта брейк-данс биергә өйрәнергә теләгән идем. Шуңа баламны бирегә алып килү форсаты тугач, бу минем өчен зур бәхет булды», – дип сөйләде яшь әни, журналист Зөләйха Камалова.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында киләсе дәрес 9 нчы август көнне Бауман урамында узачак һәм татар биюенә багышланачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге. Мастер-класслар җәдвәле белән Telegram-каналда танышып барырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының җәйге спорт һәм иҗади дәресләре чаралары 2021 елда старт алды. Узган ел 14 мастер-класс үткәрелде. Кабан күле яр буенда узган беренче дәрестә 500 казанлы «Ярмәк вагы» татар биюе нигезләре буенча мастер-класста катнашты. Проектның икенче дәресендә казанлылар чечеткага өйрәнде. Горки-Әмәт урманында узган өченче мастер-класс – аэробикага, ә Бауман урамындагы дүртенче мастер-класс татар халык биюенә багышланды. Очрашулар сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Оештыручы булып Казан Мэриясе тора.

Барлык яңалыклар