Тест-мобиль Үзәк стадион манежында эшләячәк
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче май). Казан марафонында катнашучылар һәм шәһәр халкы ВИЧ һәм гепатит С ка аноним рәвештә тест уза, шулай ук социаль һәм медицина хезмәткәрләре, психолог консультациясен ала алачак.
Акция СПИДка каршы көрәш һәм профилактика буенча республика үзәгенең медицина белгечләре катнашында да бушлай узачак. Оештыручылар – «Яңа гасыр» коммерцияле булмаган автоном хәйрия оешмасы.
Тест-мобиль үзәк стадион янында (Ташаяк урамы, 2а) 26 нчы майда 14:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр, 27 нче майда 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр, 28 нче майда 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
«Яңа гасыр» коммерцияле булмаган автоном хәйрия оешмасы 2016-2017 елларда Казан марафонын оештыруда катнашкан һәм ВИЧ-инфекциягә тест үткәрү павильоны эшен тәэмин иткән, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.
Моңа кадәр KZN.RU порталы юлларны ябу, автобуслар хәрәкәтен үзгәртү һәм Казан марафоны вакытында ярышлар расписаниесе турында белешмә бастырды.