Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.12.2022, 16:31

«Казаныш» форумында NACTO принциплары буенча «Яңа шәһәр мобильлеге» интерактив уенын тәкъдим иттеләр

«Урам» экстрим-паркында натураль үлчәмдә автомобиль макетлары, юл билгеләре һәм юл йөрү өлеше белән шәһәр урамын торгызганнар.

Фото: Диана Жиленкова

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче декабрь, Диана Жиленкова). Бүген «Урам» экстрим-паркында старт алган «Казаныш» форумында катнашучылар өчен дискуссияләр һәм спикерлар белән очрашулар гына түгел, төрле активлыклар белән зоналар да әзерләнгән иде. 2 нче лекторийда Казанның баш архитекторы урынбасары, шәһәрне үстерү институты эксперты Тимур Кадыйров катнашында NACTO (Шәһәр транспорты вазыйфаи затларының илкүләм ассоциациясе) принциплары буенча «Яңа шәһәр мобильлеге» интерактив уены узды.

«Форумның төп темасы – яшьләр өчен шәһәр. Шуңа күрә безгә яшьләрне кызыксындырырга кирәк иде. Идея шундый булды: уен аша шәһәр киңлеген ничек проектларга һәм кулланырга кирәклеген күрсәтү, беренчедән, ул индивидуаль мобильлек чаралары – самокатлар, велосипедлар һ.б. куллану өчен уңайлы булсын», – диде Т.Кадыйров.

Уен катнашучыларны шәһәр урамы белән таныштырудан башланды – бинада машина макетлары, автобус тукталышлары һәм җәяүлеләр өчен коймалар куелды, юл тамгалары буялды, утырып каһвә эчәргә мөмкин булган эскәмияләр, шулай ук яктырту терәкләре өстәлде. Территориядә машиналар йөрү өлешен тарайту, төрле пандуслар һәм күтәрелешләр каралган. Шулай ук лекторийдә кечерәйтелгән юл билгеләре дә урнаштырылды. «Алар шулай ук машина тизлегенең кимүенә тәэсир итәләр. Машина йөртүче зур тизлек белән барганда кечерәк билгене авыр таный, шуңа күрә нинди билге эленгәнен аңлар өчен тизлекне киметергә кирәк», – дип аңлатты Т.Кадыйров.

Катнашучыларга велосипедта, самокатта яки тимераякта шәһәр урамының берничә өлешен үтәргә кирәк иде. Беренче кисемтәдә 3 метр киңлектәге натураль зурлыктагы машина йөрү өлеше билгеләнде. Аның күпчелек өлешен машина макеты алды. Катнашучыларга машина белән җәмәгать транспорты тукталышы арасындагы тар юлны үтәргә туры килде. Киләсе участок тукталышлар, кечерәйтелгән юл билгеләре һәм эскәмияләр урнашкан берничә эстакада белән машина йөртү өлешен хәтерләтте. Ә финал өлешендә модельләштерелгән җир өсте җәяүлеләр юлы белән җәяүлеләр һәм велосипед өлешләре генә калды.

«Минем өчен, берничә төрле форумда катнашучы буларак, биредә ял итәргә, җылынырга һәм яңа әйберләрне сынап карарга кызык. Әйтик, мин скейтны сынап карарга булдым, – дип уртаклашты уенда катнашучы, Шәһәрне үстерү институтының гис-аналитигы Миләүшә Шәрәпова. – Чынлыкта, территориянең бер өлеше уңайлы иде, ә бер өлеше – юк. Ул безнең Казан урамнарына мөмкин булганча охшатылган. Бу шәһәр кешеләре алдында торган кыенлыкларны аңлау өчен эшләнде».

«Без әлегә шәһәрне үстерү институты, проект төркеме буларак, транспорт инфраструктурасы элементлары буенча үз эшебезне тәкъдир итәбез. Ягъни бу, беренче чиратта, проектлаучылар өчен кайбер күрсәтмәләр. Автомобильчеләрнең ихтыяҗларын гына кайгыртып калмыйча, урамнарны, мәйданнарны, юлларны, велоюлларны ничек проектларга кирәклеген беләсе килде», – дип ассызыклады Т.Кадыйров.

Фоторепортаж
«Урам» экстрим-паркында «Казаныш» архитектура форумы ачылды, 01.12.2022
Видеорепортаж
01.12.2022 15:27
«Урам» экстрим-паркында «Казаныш» архитектура форумы ачылды, 01.12.2022
Барлык яңалыклар