Командалар җыелган чүп-чар саны буенча көч сынашачак, җиңүчеләр призлар алачак.
Фото: Денис Гордийко
Командаларга парк территориясендә чүп җыярга һәм сортларга бүлергә туры киләчәк. Җыелган калдыкларның билгеле бер саны өчен мобиль кушымтада баллар куелачак. Иң күп балл җыйган командалар кыйммәтле бүләкләр алачак.
Чара кысаларында икенчел чималны кабул итү пункты оештырыла. Шулай ук шәһәр халкын интерактивлар, экологик мастер-класслар, концерт программасы һәм кыр кухнясы көтә.
Квестта катнашу өчен 4-5 кешедән торган команда төзергә һәм алдан теркәлү узарга кирәк. Җыештыру өчен инвентарьны урында бирәчәкләр.
Квестта катнашучыларны 9:00 дән 10:00 гә кадәр Ленин исемендәге мәдәният йорты янындагы парковкада җыялар, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте.