Ярышларда «Дакар» раллиенда җиңүче Айрат Мәрдиев, «Ефәк юлы» чемпионы Антон Шибалов, ралли-кросс буенча Европа чемпионы Айдар Нуриев катнашачак.
Фото: vk.com/gamesofuture
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче февраль). Фиджитал-узыш дисциплинасы буенча дүртенче «Фиджитал уеннар» ТР башкаласында 9 нчы һәм 10 нчы мартта узачак. «Хезмәт резервлары» стадионында узачак ярышларда җиңү өчен ике пилоттан торган 8 команда көч сынашачак.
Kamaz Master командасына 2015 елгы «Дакар» раллиенда җиңүче Айрат Мәрдиев һәм «Ефәк юлы» чемпионы Антон Шибалов керде, ә «Салават» командасын Россия боҗра узышлары сериясенең S1600 классында Россия Кубогы иясе Рөстәм Фәтхетдинов пилот Егор Санин белән бергә тәкъдим итәчәк.
Niracing командасында боз ярышлары буенча күп тапкыр Россия чемпионы Михаил Симонов Максим Солдатов белән бергә чыгыш ясаячак. Ә «Намус» командасына 2019 елгы ралли-кросс буенча Европа чемпионаты җиңүчесе Айдар Нуриев һәм ралли-кросс буенча Россия Федерациясе чемпионаты призеры Рәсүл Миңнеханов керде.
Фиджитал-узышлар эстафетага берләштерелгән 5 этаптан тора. Беренче этапта команда пилотларын махсус әзерләнгән боз белән капланган трассада кышкы картинг көтә. Аннары аларның команда буенча партнерлары Assetto Corsa да Lada Kalina NFR R1 виртуаль автомобилендә көч сынашачак, шуннан соң реаль болидларга күчеп утырып, узыш трассасына чыгачак. Дүртенче этапта командаларның беренче пилотлары өчен цифрлы форматта узышлар планлаштырыла. Эстафета кышкы картинг трассасында тагын бер узыш белән тәмамланачак, дип хәбәр итә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, «Фиджитал уеннар» ТР башкаласында 2024 елда шәһәрдә узачак «Киләчәк уеннар» турниры алдыннан сынау чаралары буларак уздырыла. Барлыгы 5000 нән артык катнашучы көтелә. Бөтен дөнья буенча онлайн-кибер ярышларны 150 миллионга кадәр кеше караячак.
Киберспорт дисциплиналары буенча өченче «Фиджитал уеннар» февраль башында Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды. Аңа кадәр Казанда уеннарның ике сериясе оештырылган иде, анда Beat Saber ярышлары, дроннар узышлары, футбол, баскетбол, хоккей, көрәш, фиджитал форматында узышлар узды. Гомумән алганда, «Фиджитал уеннар» 7 илдән 38 команданы берләштерде. Уеннарны 36,5 млн кеше караган.