В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Теләгән һәркем кышкы тылсымчы була ала.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Акциядә катнашу өчен хәйрияче тормышка ашыра алырлык бала теләкләре язылган бер яисә берничә хат сайларга тиеш. Шуннан соң мөстәкыйль рәвештә бүләк сатып алырга яки аны сатып алу өчен акча күчерергә мөмкин. Адресатка бүләкне шулай ук мөстәкыйль рәвештә яки акцияне оештыручы «Альпари» хәйрия фонды аша тапшырырга мөмкин.
«Узган ел бу акция ярдәмендә без меңгә якын баланы Яңа ел белән котлый алдык, – дип сөйләде фонд җитәкчесе Наталья Гыйләҗева. – Балалар төрле бүләкләр сорыйлар: мәсәлән, кемдер беркайчан да «Наполеон» тортын ашамаган һәм аны бик тә ашап карарга тели. Еш кына балалар йорт хайваннарын сорый».
«Кыш Бабайга хат» акциясен «Альпари» фонды инде 14 ел уздыра. Быел ул 20-нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Тулырак мәгълүматны, шулай ук балаларның Кыш Бабайга адресланган хатларын социаль челтәрләрдә белергә мөмкин.