Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.11.2024, 13:21

«100000 километр мөмкинлекләр» автоэкспедициясендә катнашучылар Казанда тукталыш ясадылар

Шәһәр проект картасында 75 нокта булды

Бүген Беренче май мәйданында «100000 километр мөмкинлекләр» автоэкспедициясен оештыручы, тележурналист, туризм буенча Дәүләт Думасы комитеты эксперты, автоспорт буенча күп тапкырлар Россия рекордчысы Андрей Леонтьев белән очрашу булды. Ул матбугатка автойөрүче команда булган проект һәм регионнар максатлары турында сөйләде.

Дөнья практикасында уникаль «100000 километр мөмкинлекләр» автоузышы бу елның апрелендә Мәскәүдә старт алды. Сәяхәт вакытында команда 92 мең км дан артык Россия юлларын уза һәм 70 тән артык төбәктә була. Алар арасында – Тула, Воронеж, Рязань, Тверь, Новгород өлкәләре, Карелия, Ингушетия, Адыгея, Дагестан республикалары һәм башкалар. Казан проект картасында 75 нокта булды. Барлыгы юлда илнең төрле төбәкләрендә 85 тукталыш планлаштырылган. Алдагы пункт Алабугада булачак.

Андрей Леонтьев сүзләренчә, автопробег буенча фикер 2016 елда ук туган. Ул вакытта команда Россия территориясе буенча рекордлы дистанция узды – 40 мең км артык. Соңрак АКШ автосәяхәтчеләре аларның рекордын арттырды, илнең 35 штаты аша 58 мең км дан артык юл узды. Бу чикне атлап чыгу теләге белән «100000 км мөмкинлекләр» автоэкспедициясенең тарихы башлана.

«Безнең проектның формасы – рекордлы автомобиль сәяхәте. Дөнья номинациясе бар – бер ил чикләрендә кабатланмас маршрут буенча иң озын автоузыш. Ягъни һәрвакыт төрле юллар буйлап йөрергә кирәк, тик бер ил чикләрендә, һәм мөмкин кадәр күбрәк километр җыярга кирәк», – дип сөйләде Андрей Леонтьев.

Ул шулай ук америкалылар дөнья рекордына ия булганчы, казаныш озак вакыт кытайлыларныкы булган, аннары һиндлылар эстафетаны үзләштергән, дип билгеләде.

«Без Россия – шундый рекордка ия булырга тиешле мәйдан буенча иң зурысы, дип саныйбыз. Ул монда калырга тиеш. Юл челтәре безнең илдә башкалар белән чагыштырганда иң зурысы булмаса да, барысы да алда. Рекорд барыбер бездә булырга тиеш, ара ерак булганга булса да, – дип ышана тележурналист.

100 мең километр озынлыктагы дистанцияне экипаж безнең ил автомобильләрендә уза – Lada Vesta һәм «Москвич-3». Проектны оештыручы команда идеяне тормышка ашыруга озак карар кылды: башта пандемия вакытында чикләүләр комачаулады, аннары махсус хәрби операция башланды.

«Әмма тормыш дәвам итә. Ил үскән, үзенә тарихи территорияләрнең бер өлешен кире кайтарган. Шуңа күрә, юлларны кабатламас өчен, сәяхәтләр өчен мөмкинлекләр күбрәк. Һәм без киттек. Һәм менә, дөресен әйткәндә, без инде 92200 чакрым уздык», – дип билгеләде Андрей Леонтьев.

Автоэкспедициядә катнашучылар, дөнья рекорды куюдан тыш, үз алдына берничә төп максат куйган. Проект бурычларының берсе – үз туган җирләрен үзгәртүгә башкаларны этәрү өчен, үз кече ватаннарын үстерүгә өлеш керткән кешеләр турында киң аудиториягә сөйләү.

«Без безнең дөньяны үзгәртә торган кешеләр белән очрашабыз. Иң мөһиме, кешенең үзгәртергә теләге бар, иҗади үсеш теләге бар. Без мондый кешеләрнең портретлары коллекциясен җыябыз. Бу мисаллар йогышлы булсын өчен алар турында мөмкин кадәр күбрәк кеше белүен телибез», – дип уртаклашты оештыручы. Проектның һәр герое белән сайтта интервью урнаштыралар. Дөньяны үзгәртүче кешеләр шулай ук экспедиция автомобильләрендә үз автографларын калдыра.

Команданың башка миссиясе булып илнең истәлекле урыннарына, автомаршрутларына һәм туристлык инфраструктурасына тулы аудит уздыру тора. Шулай ук сәяхәтчеләр планнарында фотосурәтләр коллекциясе булдыру. Илһам чыганагы буларак Сергей Прокудин-Горскийның ХХ гасыр башында төшерелгән төсле фотосурәтләре булган. Ә автопробегның кульминациясе Россия турында документаль фильмнар циклы булачак.

«2024/2025 елгы ил образын булдыру бурычы бар. Без проект нәтиҗәләре буенча 25 документаль фильм эшләячәкбез. Бездә китап, басма һәм электрон рәвештә чыгачак. Ул QR-кодлар белән булачак, видеоны карарга, фотографияләрдә төшерелгән кешеләрнең тавышларын тыңларга, алар турында текстлар укырга мөмкин булсын өчен», – дип сөйләде Андрей Леонтьев. Ул идеянең төп максаты – үзеннән соң сәнгать яки журналист документын түгел, ә тарих калдыру, дип өстәде.

Оештыручы сүзләренә караганда, сәяхәт вакытында ТР башкаласында берничә тапкыр булган инде: «Казанны без сайламадык. Казан үзен үзе сайлый, чөнки күп кенә юллар киселешендә тора. Без шәһәрне июль аенда уздык, һәм хәзер без Казанга, юлларны кабатламыйча, икенче яктан килдек».

Шәһәрдә проектның герое Лия Дәүләтбаева булды. Команда аны гадәти булмаган эш иясе булганга сайлады – Казанда яшәүче хатын-кыз органик калдыкларга икенче тормыш бирә. Аның проекты «Җир фәрештәләре» исемен йөртә – яңгыр суалчаннарын билгеләүче Кытай иероглифы нәкъ менә шулай тәрҗемә ителә. Алар ярдәмендә азык-төлек калдыкларын ашлама сыйфатында кулланыла торган биогумуска эшкәртәләр.

Экспедиция эшчәнлеге мондый өлкә белән әле очрашмаган, шул ук вакытта икенчел чимал белән шөгыльләнә торган геройлар да булган.

«Ләкин бу каты калдыкларга кагыла, алар белән эшләү җиңелрәк. Лия үз өстенә бик мөһим миссия алган – хәтта органикага да, шулай ук икенче тормышка хокуклы булуын күрсәтү», – дип билгеләде Андрей Леонтьев. Лия Дәүләтбаева, башка геройлар кебек үк, экспедиция машинасы капотында үз автографын калдырды. Аның белән интервью шулай ук проект битендә дә карарга мөмкин булачак.

Маршрутны декабрьдә тәмамлау планлаштырыла – финалга кадәр 10 регион һәм 7 мең 800 метр калды. Автоэкспедиция нәтиҗәләре буенча катнашучылар Россия Рекордлар китабына куелган рекордның дәлилле базасын тапшырачак. «Алга таба рекордлар китабы экспертлары артыннан сүз», – дип йомгаклады Андрей Леонтьев.

Проект Россиянең Милли проектлары, шулай ук «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы һәм «Сәяхәт!» Россия туристик форумы мәгълүмати ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Фоторепортаж
Казанга «100 000 км мөмкинлек» автомобиль экспедициясе килде
Видеорепортаж
19.11.2024 10:30
Казанга «100 000 км мөмкинлек» автомобиль экспедициясе килде
Барлык яңалыклар