Акция Бөек Ватан сугышында һәлак булган татарстанлылар истәлегенә үткәрелә.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель, Ксения Швецова). 8-нсе майда Татарстан «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушыла. Активистлар республика территориясендә Бөек Ватан сугышы фронтларыннан әйләнеп кайтмаган татарстанлылар истәлегенә 350 мең агач үсентесе утыртачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.
Җиңү көне алдыннан агач утыртуда төрле оешмалар, муниципаль районнар предприятиеләре, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, волонтерлар катнашыр дип планлаштырыла. «Халыкара акция кысаларында урман фонды җирләрен һәм торак пунктларны исәпкә алып, барлыгы 1 миллион үсенте утыртылачак дип көтелә», – дип өстәде Р.Кузюров.
Шулай ук кичә Татарстанда «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе старт алды. Быел ул гадәттәгечә ике этапта уза: беренчесе – 19-нчы июньгә, икенчесе – 13-нче сентябрьдән 13-нче ноябрьгә кадәр.
«Акциядә катнашучылар республиканың урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сары һәм ауган агачлардан чистартачаклар, шулай ук аншлагларны, мәгълүмати щитларны һәм ял урыннарын төзекләндерәчәкләр», – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры. Министрлыкның тармак оешмалары белгечләре белән беррәттән шәһәр предприятиеләре һәм ведомстволары хезмәткәрләре, бакчачылык ширкәтләре вәкилләре, мәктәп укучылары, студентлар һәм ирекле кешеләр җәлеп ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан республиканың барлык муниципаль районнарында үткәрелә. Узган ел коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләүләр аркасында ул үткәрелмәгән. Ә 2019 елда аңа 14 мең кеше кушылды, алар 3840 кубометр каты коммуналь калдыклар, корыган һәм ауган агачлар җыйды һәм алып чыкты. Моннан тыш, 450-дән артык мәгълүмати щитлар, аншлаглар, ял итү урыны ремонтланган һәм 17 чишмә төзекләндерелгән.